Кыйгы районында яшәгән һәм 1 миллион сум акчасын урлаучы адәм актыклары тарафыннан җәзалап үтерелгән Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Несмиянов хөрмәтенә башкалада граффити объекты барлыкка килде.
Ул башкаланың Батыр урамындагы 6нчы йорт диварына ясалган. Бу идея Уфа рәссамы Андрей Миляхов күңеленә килгән. Үз укучылары белән бергә, ул Георгий тасмасы һәм канәфер фонында бабайның портретын сурәтләгән. Шунда ук Иван Николаевичның еш кабатлый торган: "В голодке да в холодке - жизнь моя" дигән сүзләре язылган.
— Сугыш тәмугында исән калган, ә үз өендә кеше үтерүчеләр кулына эләккән кешене чиксез кызганам, - ди Андрей. - Күпләрнең яклауга мохтаҗ шундый якыннары бар.
Тиздән граффити янында чәчәкле клумба барлыкка киләчәк, аны койма белән әйләндереп алачаклар.
Башкалага Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко килүе дә көтелә. Нәкъ менә ул 10 июльдәге фаҗига турында беренче булып хәбәр итте.
Искәртеп узабыз: Иван Николаевичны талап, бик каты һәм озак җәзалап үтерәләр. Җинаятьчеләр бабайның 1 миллион сум акчасын урлаган. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
Фото: Андрей Миляхов