62 яшьлек Рамил Хөсәенов Агыйделгә баткан баланы коткарган.
Барысы да 28 августта төштән соң була. Ир кеше елгага балык тотарга килгән. Озакламый су буена велосипедта йөрүче балалар килә. Чирек сәгать үткәндер, Рамил кычкырган тавышлар ишетә һәм, йөгереп килеп, суда бер малай чәбәләнгәнен күрә. Кыз, малайларның берсе бата, дип кычкыра.
- Рамил малайның батканын күреп, уйлап та тормыйча, баланы судан алып чыга. Агым бик көчле иде, - дип сөйли Рамилнең хатыны Лена.
Аякларын салкын су аркасында көзән җыеруга карамастан, ир 12 яшьлек баланы ярга чыгарган. Хатыны сүзләренә караганда, ул малайга ясалма сулыш ясаган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Килеп җиткән табиблар үсмерне дәваханәгә алып китә. Шунда ук аның курыккан әти-әниләре дә килеп җиткән.
Алар Рамил янына килеп, улы өчен рәхмәт белдергән.
Малай әлегә дәваханәдә кала, ләкин аның хәле инде күпкә яхшырак.
Фото: мк.ру