Омскидагы казарма җимерелгәннән соң аяксыз калган Рөстәм Нәбиев Эльбрусны яулады.
Бу хакта блогер бүген, 13 сентябрьдә, социаль челтәрдәге үз битендә хәбәр итте.
- Дуслар, мин Эльбруска мендем! Көчем бөтенләй юк, бик арыдым. Хәл кергәч, элемтәгә чыгачакмын. Куллар арыды, - дип язган Нәбиев.
Исегезгә төшерәбез, блогер 3 сентябрьдә Эльбрус түбәсен яуларга китте. Шуннан бирле ул көндәлек форматында үзенең күтәрелүе турында сөйләде.
Молодец, Рөстәм!
Фото: ufa1.ru