Миләш һәм алмагачлар сугышта катнашкан хатын-кызларның исемен мәңгеләштерәчәк.
26 сентябрьнең җылы шимбә көнендә Башкортстан Дәүләт университетының Белов урамында урнашкан Сибай филиалы каршындагы аллеядә шәһәр Советы депутатлары, яшь армиячеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре әзерләгән 65 миләш һәм алмагач утыртылды.
Аларга Сибайдан Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар исеме язылган табличкалар беркетелде. Шулай итеп, биредә «Фронт дуслары» аллеясе барлыкка килде.
- Безнең коллективның кыска вакыт эчендә әлеге табличкалар әзерләве сөенеч, - ди «Технотерра» балалар технопаркы директоры Аида Малкина. - Һәр исем - батыр язмышы ул, бу кешеләр турында балаларыбызга да сөйләячәкбез.
Эколог Ирина Горюнова сүзләренә караганда, миләш һәм алмагачлар «Фронт дуслары» клубында катнашкангүзәл хатын-кызларны гәүдәләндерә, алар шундый ук матур, нык һәм ир-егетләр белән беррәттән тыныч күк йөзе өчен көрәшкән.
Чыннан да, әлеге үсентеләр үсеп килүче буында, тирә-як мохиткә сакчыл караш белән беррәттән, патриотик рухта тәрбияләүгә дә булышлык итәчәк.
Фото: sworker.rbsmi.ru