+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 ноябрь 2020, 11:10

Чишмәнең “ак чәчәге”

Гомерен медицинага багышлаучыларның һөнәре – дөньядагы иң шәфкатьле һәм соклангыч хезмәт, дисәк, һәркем килешер. Бүгенге җиңел булмаган вакытта без аларга аеруча рәхмәтлебез, батырларга тиңлибез. Шундый батыр ханымнарның берсе Чишмә районы дәваханәсендә эшли.

Гомерен медицинага багышлаучыларның һөнәре – дөньядагы иң шәфкатьле һәм соклангыч хезмәт, дисәк, һәркем килешер. Бүгенге җиңел булмаган вакытта без аларга аеруча рәхмәтлебез, батырларга тиңлибез. Шундый батыр ханымнарның берсе Чишмә районы дәваханәсендә эшли.
Розалия Байкова Чишмә районының Сәйрән авылында туып-үскән. Мәктәптән соң ул БДМУны тәмамлый һәм туган районына терапевт булып эшкә кайта. Соңгы өч елда - Чишмә район үзәк дәваханәсе стационарының терапия бүлеге мөдире. Розалия Халит кызы Чишмә дәваханәсендәге йогышлы авырулар госпиталендә беренче сменада ук эш башлаучы, тәвәккәл, батыр ханым да. Бүген без сезнең игътибарга аның белән кыска гына интервью тәкъдим итәбез.
– Пандемия башлануны ничек кабул иттегез? Моңа кадәр таныш булмаган инфекция белән көрәш башлау авыр булдымы?
– Әле Русиядә инфекция күзәтелмәгәндә үк безне моңа әзерли башладылар. Шуңа без эшне берникадәр әзерлек белән башладык, – ди Розалия Байкова. – Беренче авыруларны кабул иткәндә дарулар да, урыннар да бар иде инде. Ләкин психологик яктан бу кадәргә әзер түгел идек. Үземнең туганнарым, якыннарым арасында да югалтулар булды...
– Ковидлы авырулар белән эшләргә беренче көннәрдә үк риза булгансыз. Бу карарны озак уйлап кабул иттегезме?
– Шунда ук ризалаштым. Ничек риза булмыйсың инде? Алар бит кемнәрнеңдер әниләре, әтиләре, якыннары... Дәваларга кирәк. Шуңа 10 апрельдә беренче вахта сменасына чыктым һәм ковидлы авыруларны кабул итә башладык.
– Язгы һәм көзге дулкыннар арасында аерма күзәтеләме? Әле хәл ничегрәк?
– Язга караганда әле күбрәк авырыйлар дияр идем. Авыру да катыланган кебек. Кызганычка каршы, үпкәләр зарарлану проценты да күбрәк. Өлкәннәр дә, яшьләр дә авырый.
– Үзегез ковид йоктырмадыгызмы?
– Йоктырганымны анализ тапшыргач кына белдем. Мин авыруны аяк өстендә үткәргәнмен.
– Табиб буларак, ниндирәк фаразлар ясар идегез? Ковид дигән бу афәттән кайчан котылырбыз икән?
– Бер-ике ел булыр әле дип уйлыйм...
– Шулай да, җиңәрбез бит?
– Әлбәттә, җиңәрбез. Дәүләт мөмкин булганның барысын да эшли, галимнәр вакциналар уйлап таба. Башка инфекцияләр җиңелгән бит, монысын да җиңәрбез!
– Ниндирәк киңәшләр бирер идегез?
– Якыннарыгызны, үзегезне саклагыз. Саклану чараларына җиңел-җилпе карамагыз!
Менә шундый уңган, батыр табибә ханым эшли Чишмәдә. Матур гаиләсе дә бар үзенең. Ире Рәсил “Уфаводоканал” оешмасында эшли, 11 яшьлек Эмиль һәм 7 яшьлек Камил мәктәптә укыйлар.
Гомерләрен изге эшкә багышлаган ак халат ияләренә сабырлык, сәламәтлек, уңышлар телисе килә.
Фото: Гаилә альбомыннан.
Читайте нас