+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 ноябрь 2020, 14:35

Тәрәзәдән тартып алган

Янган йортта ике бала харап була язган.

Янган йортта ике бала харап була язган.

Мәләвез Төбәкара укыту үзәгенең кадрлар төркеме өлкән инспекторы, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Анастасия Денисова, үз гомерен куркыныч астына куеп, янган йорттан ике үсмерне коткарган.

Ведомство матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, янгын Мәләвезнең Аксаков урамында булган. Анастасия Денисова каршыдагы йортның төтенләвен күрә һәм балалар тавышын ишетә. Ул бу йортта ике балалы гаилә яшәгәнен белә.

Өлкән инспектор янган йорт янына килеп җиткәч, үзаллы аннан чыгалмаган 14 яшьлек кызны һәм 11 яшьлек малайны күреп ала. Анастасия ачык тәрәзәдән балаларны тартып ала, аларны өенә алып кайта, тынычландыра һәм чиста кием кидерә. Бу вакытта янгын сүндерүчеләр килеп җитә.

Анастасия Денисова үзе билгеләп үткәнчә, «һәркем белән мондый хәл булырга мөмкин, кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, мин уйлап та тормыйча ярдәмгә ташландым, чөнки балалар гомере миңа бәйле иде».

Фото:u74.ru
..
Читайте нас