Туймазы районының Көек Тамак авылында сугыш яугирләре һәм тыл хезмәткәрләре истәлегенә обелиск урнаштырылды.
Туймазы районы биләмәләрендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм тыл батырлары истәлегенә куелган 70тән артык һәйкәл һәм обелиск исәпләнә. Аларның саны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан янә дә артты. Бәләкәй генә Көек Тамак авылында да якташ яугирләрнең һәм тыл хезмәткәрләренең исемен мәңгеләштерү буенча авылдашларның игелекле гамәле тормышка ашу алдында.
Әйткәндәй, Көек Тамак та кергән Югары Бишенде авылы биләмәсендә ул хәрби-патриотик юнәлештәге алтынчы тарихи корылма булып тора. Югары, Түбән һәм Яңа Бишенде авылларында, янә дә Каран Бишендедә обелисклар күптән ачылган иде. Бу уңайдан шунысы күзгә ташлана: якташларның ил азатлыгы өчен көрәшендә батырлыгын мәңгеләштерүгә аларның дәвамчылары – авылдашлары алынды. Яңа Бишенде авылында, мәсәлән, Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы җитәкчесе, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов тырышлыгы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән заманча мемориаль комплекс моңа анык мисал булып саналырга хаклы. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: туган районының игелекле улы буларак, Раил Камил улы Югары Бишендедәге Бөек Ватан сугышы яугирләре һәм тыл хезмәткәрләре истәлегенә куелган һәйкәл-обелискны яңартуга да матди ярдәм күрсәткән иде. Сүз дә юк, аның ватанпәрвәрлек эшчәнлегендә Октябрьскийга якын гына урнашкан Көек Тамак авылы да читтә калмады.
— Соңгы елларда Туймазыда яшәсәм дә, туган авылым Көек Тамак белән бәйләнешләрне өзгәнем юк, чөнки авылдашлар соравы буенча биредә дини йолаларны үтәүдә катнашам, — ди Рәис Кашапов.— Якташларның үтенече белән авылда сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре хөрмәтенә обелиск булдыру эшенә дә алынырга туры килде. Шушы максатта авыл халкы, барча якташлар җыйган акчаның төзелешкә җитмәве ачыклангач, киң күңелле якташыбызга мөрәҗәгать иттек. Ходайның рәхмәте барып ирешсен – зур гына күләмдә матди ярдәм күрсәтте Раил Камил улы. Шуның нәтиҗәсе буларак, обелиск төзүне башкарып чыктык.
Бу урында Көек Тамак авылы турында берникадәр белешмә биреп узыйк. Әйткәндәй, кайбер чыганакларда аның атамасы “Киек Тамак” дип тә бирелә. Югары Бишенде волосте, аннары шул ук атамадагы авыл Советына караучы торак пункт 1921 елда барлыкка килгән дигән фараз бар. Ул күпчелектә халык риваятьләре, өлкән буын вәкилләре истәлекләре белән генә ныгытыла. Рәсми рәвештә “Көек Тамак” атамасы алган авылга Әгер Тамак, Яңа Бишенде, Каран Бишенде, Имангул, Райман һәм күрше-тирәдәге башка авыллардан күченеп утырганнар.
Бөек Ватан сугышыннан соң авыл шактый зураеп китә. Октябрьский нефть яткылыклары үзләштерелә башлагач, авылда яшәүчеләрнең зур өлеше биредәге нефть-газ чыгару идарәсендә эшли башлый. Шуңа да Көек Тамакны “нефтьчеләр авылы” дип тә йөртәләр. Әйткәндәй, бу һөнәр буыннан-буынга күчкән. Хәзерге чорда эшкә яраклы халыкның күпчелеге Октябрьский предприятиеләрендә хезмәт сала, шулай ук Себер тарафларында вахта ысулы белән эшләп йөрүчеләр дә бар. Алар арасыннан нефтьче-ветеран Рәсим Әхмәтов лаеклы ялга чыккач, яшәү урыны итеп туган авылын сайлый. Сугыш ветераннарына обелиск кую хакында сүз чыгу белән актив ир-узаман бу гамәлгә кушылып китә.
— Безнең әни яклап дәү әти Миңнеәхмәт Латыйпов — Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр үткән кеше, — ди Рәсим Хәбибрәсүл улы. — Гомумән, туган-тумачалар арасында сугышта ил азатлыгы өчен гомерләрен бирүчеләр дә бар. 1932 елда туган әтием Хәбибрәсүл – сугыш чоры баласы, Яңа Бишенде авылында туган. Фронтта булучыларның, шулай ук тылда хезмәт салучыларның батырлыклары, сугыш вакытында фидакарь хезмәте онытылырга тиеш түгел. Яшьләр дә белсен аларны. Шуңа ихлас күңелдән тотындык бу эшкә. Әйтергә кирәк, авыл халкында да теләктәшлек тапты изге теләк. Обелиск төзүгә иганә акчасы бирүчеләр һәр йорт саен булды. Оештыру мәсьәләләрен миңа йөкләттеләр. Яугирләр һәм тыл хезмәткәрләренең исемлекләрен барлауда авылдашларыбыз Наилә һәм Сөләйман Харисовлар башлап йөрде. Югары Бишенде авыл биләмәсе хакимияте, район хәрби комиссариаты, ветераннар оешмасы ярдәме дә тоемлы булды, әлбәттә.
Әзерлек эшләре тәмамлану белән обелиск төзелеше дә башлана. Бу уңайдан оештырылган өмәләргә бөтен авыл күтәрелә. Рәсим Хәбибрәсүл улы җәмәгатьчелек активистларыннан Гайса Билалов, Камил Кунафин, Илдар Ибраһимов, Рәсүл Галимовның, шулай ук Зәйтүнә һәм Фәнүс Хәйруллиннарның хезмәт өлешен аеруча югары бәһаләде. Игелекле гамәлгә матди ярдәм күрсәтүчеләрнең һәркайсы махсус исемлеккә кертелгән.
Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан Көек Тамак авылы эшкә уңган, булдыклы кешеләре белән дә матур икән. Обелиск урыны итеп авылның үзәге сайлап алынган – ул һәр тарафтан күренеп балкып тора. Мәрмәр тактаташларга Бөек Ватан сугышында катнашкан 43 яугирнең һәм 109 тыл ветеранының исемнәре уеп язылган.
Аларның һәркайсысының язмышы — үзе бер тарих. Мәсәлән, Карраметдин Фәхретдинов якташлар күңелендә оста оештыручы, булдыклы колхоз рәисе булып калган. Әхмәтовлардан өч кеше – Нуриәхмәт, Әсгать һәм Әнвәр теркәлгән. Тактаташта Кашаповлар, Латыйповлар фамилияләре дә еш очрый. Тыл батырлары исемлегендә күпчелекне хатын-кызлар алып тора. Әйтергә кирәк, тактаташларда теркәлгәннәрнең күпчелеге күптән инде мәрхүм. Әмма аларны ил азатлыгы өчен көрәштәге батырлыклары, халык хуҗалыгын тергезүдәге фидакарь хезмәтләре берләштерә. Авыл халкы башкарып чыккан игелекле гамәл үлгәннәргә түгел, исәннәргә кирәк. Яшь буын шуны исеннән чыгармасын иде, дигән фикердә һәйкәлне төзүчеләр.
Көек Тамак авылында якташларның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыгын һәм фидакарь хезмәтен мәңгеләштергән обелиск сафка басып, халыкка хезмәт итә башласа да, аны тантаналы шартларда ачу чарасы киләсе елга калдырылды.