Сигез яшьлек баланың гамәлләре соклану тудыра.
9 декабрьдә көндез Туймазы районының Серафимовка авылында йортта янгын чыккан. Коткаручылар урынга килгәч, бер катлы агач йорт януын ачыклаган. Алар утны сүндергән.
Янгын чыккан вакытта йортта ике бала: сигез яшьлек малай һәм алты яшьлек кыз булган. Тагын бер 13 яшьлек бала мәктәптә булган. Сигез яшьлек малай икенче бүлмәдә төтен чыкканга эшләп киткән янгын хәбәрчесе тавышын ишетә һәм каушап калмый, тиз генә сеңлесенең кулыннан тотып урамга алып чыга. Беркем дә зыян күрмәгән.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, прибор ике ел элек йортка күпбалалы гаилә буларак ташламалы программа буенча урнаштырылган.
"Янгын хәбәрчесенең батареяларын вакытында алыштырган һәм бу гади гамәлләр ярдәмендә балаларын коткарып калган ата-аналарның гамәлләренә тиешле бәя бирергә кирәк. Прибор вакытында эшләп киткән һәм куркыныч турында кисәткән. Ә балалар аның көчле тавышы яңгырагач нишләргә икәнен төгәл белгән ", - дип ассызыкладылар МЧС идарәсендә.