Нефтекамада яшәүче 15 яшьлек Искәндәр Зөфәров бер хатынны үлемнән коткарган өчен бүләкләнде.
Мәктәп укучысы Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменнән күрсәткән батырлыгы өчен Мактау грамотасы алды.
Узган елның 18 февралендә Искәндәр урманда грек-рим көрәше секциясендәге башка егетләр белән йөгерергә чыккан була. Ул иптәшләреннән аерыла һәм карда бер хатын ятуын, аның хәле начар булуын күрә. Искәндәр ашыгыч ярдәм чакырта, әмма аларның кайда булуын аңлату мөмкин булмый. Өстәвенә, ашыгыч ярдәм машинасы бу урынга керә алмаган булыр иде.
Шул вакыт Искәндәр хатынны табиблар килә алырлык юлга күчерә. Ул аны 100 метрга якын күтәреп алып бара, аннан иптәше ярдәмгә килә. Алар бергә хатынны юлга алып барып, медицина хезмәткәрләренә тапшыра.
Зыян күрүченең артериаль басымы югары булуы ачыклана, табиб аңа саф һавада йөрергә киңәш иткән. Тик ханым үз көчен исәпләмәгән, артык җылы киенгән һәм гадәттәгедән шактый озак йөргән.
Бу очрактан соң Искәндәр өлкән яшьтәге кешеләргә мондый хәлләрне булдырмас өчен ничек йөрергә кирәклеге турында киңәшләр эшләгән.
Фото: кп.ру