-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
15 гыйнвар 2021, 15:25

Уфа - каһарман шәһәр

Уфа журналисты Артем Вәлиевның «Уфа — хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән документаль фильмын төшерү проекты Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен грантын отты.

Уфа журналисты Артем Вәлиевның «Уфа — хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән документаль фильмын төшерү проекты Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен грантын отты.


"Журналистикада эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия булып, мин беренче тапкыр документаль фильм режиссеры буларак чыгыш ясарга булдым, — дип сөйли Артем Вәлиев. — Безнең иҗат төркеме алдында зур бурыч тора — Уфаның үткәнен, аның хезмәт батырлыгын яктырту.


Беренче чиратта, безнең контентның максатлы аудиториясе сугышның нәрсә икәнен дә, авыр хезмәт батырлыкларын да белмәүче яшь буын булачак. Әмма үз шәһәрең, халкыбыз тарихын, һәрхәлдә, сәнгать образлары аша күз алдына китерү - безнең ихтыяҗ, бу безнең горурлыгыбыз һәм ул безнең идеология. Нәтиҗәдә, киң аудиториянең игътибарын җәлеп итә алырлык сыйфатлы һәм мавыктыргыч контент булыр дип ышанам".


Проект Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге линиясе буенча «Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты" ярдәмендә Русия Президенты грантлары конкурсына юнәлтелгән иде. Проектның техник тасвирламасы буенча, фильм кинотеатрларда һәм Интернет челтәрендә киң тамашачыга күрсәтеләчәк.


Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Тиешле карарны Русия Президенты Владимир Путин имзалады.


ВладимирПутин#

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: