+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
28 гыйнвар 2021, 22:16

Генерал Шәйморатовка һәйкәл макеты расланды

Бүген, республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән чыгыш ясаганда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проектлары конкурсында җиңгән макетны тәкъдим итте.

Бүген, республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән чыгыш ясаганда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проектлары конкурсында җиңгән макетны тәкъдим итте.

Җиңүче макетның авторлары - скульптор Салават Щербаков һәм архитектор Константин Донгузов. Аларның проектында генерал Шәйморатов кына түгел, аның легендар 112нче Башкавдивизия дә чагылыш тапкан.

"Хәзер Уфада Совет мәйданын реконструкцияләү тулы куәтенә бара. Аны менә шушы гаҗәеп халык Героена һәйкәл бизәячәк. Монумент проектын республика халкы үзе сайлады, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров, экранда төшерелгән сурәтләргә күрсәтеп. - Гомумән, конкурс уңышлы узды. Лаеклы эшләр бик күп. Һәйкәл куелганнан соң, бу эш тукталмаячак, киләсе этап башланачак - һәйкәлне тәкъдим итү, аның янында туристлар өчен экскурсияләр үткәрү оештырылачак. Хәзер Совет мәйданында зур эшләр бара, ул тарихи урынга, асылда, безнең «Кызыл мәйдан»га әвереләчәк. Ә конкурска үз эшләрен тәкъдим иткән барлык авторларны аларның тырышлыгы өчен бүләкләячәкбез".

Республика Башлыгы, шулай ук, республика халкы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исемен бирү турында ил Президенты Указын рәхмәт белән кабул итте, дип өстәде.

Исегезгә төшерәбез, Конгресс-холлда Шәйморатовка һәйкәл макетларының конкурс экспозициясендә 500дән артык кеше – җәмәгатьчелек вәкилләре, иҗат берләшмәләре әгъзалары һәм республика халкы булды. Тамашачылар сораштыру кәгазен тутырды һәм ун баллы шкала буенча 19 эшнең һәрберсен бәяләде.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: