+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
5 февраль 2021, 20:12

Тарих мәңгелек!

Республиканың Хәрби Дан музеенда архив документлары күргәзмәсе эшли башлый.

Республиканың Хәрби Дан музеенда архив документлары күргәзмәсе эшли башлый.

Бөек Ватан сугышы елларындагы фаҗига һәм оккупацияләнгән территориядә нацистлар һәм аларның ярдәмчеләренең җинаятьләре турында бөтенрусия архив документлары күргәзмәсе илнең дистәләгән төбәгендә, Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр оештырыла. Архив документлары Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Хәтер мәңгелек» федераль проекты кысаларында дөнья күргән.
Күргәзмәдә нацистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе, илебез халкын юк итү, аның ресурсларын бетерү турында архив документлары тәкъдим ителгән.

Күргәзмәдә проектны тормышка ашыру барышында ачыкланган 7 000 берәмлек архив документыннан иң кызыклылары тәкъдим ителгән. Проект өстендә эшләгәндә 47 төбәк архивыннан 370 хезмәткәр, 66 профессиональ тарихчы-кандидат һәм фән докторлары катнашкан.


Күргәзмә Республика Хәрби Дан музеенда 8-24 февральдә эшли. 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр рәхим итегез.
Белешмәләр өчен тел.: 260-44-64.

Өстәмә мәгълүмат:
89639091970 – Волков Владимир Сергеевич, Башкортстан Республикасында «Поисковое движение России» бүлекчәсе рәисе.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: