Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә һәм аның командиры - Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка багышланган "Салават токымы чигенми!" исемле тантаналы чарада булды.
М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә хәрби начальникны искә алу көнендә "Ат уйнатып алга бара" спектакле күрсәтелде.
1943 елның 23 февралендә Донбасс өчен барган сугышларда генерал Шәйморатов 43 яшендә һәлак була.
Спектакльнең нигезен республика музей фондларыннан, Башкортстан Милли тарих архивыннан, «Башкортостан» киностудиясеннән документаль чыганаклар тәшкил итә.
Спектакль режиссеры Хөрмәтулла Үтәшев һәм театрның актерлар составының иҗади эше уникаль сәхнә әсәре булдырырга мөмкинлек биргән. Чын тарихи фактлар, халык җырлары, сугыш еллары җырлары белән бергә үрелеп, Бөек Ватан сугышы корбаны булган Миңнегали Шәйморатов образын тудыра. Спектакльнең премьерасы 2020 елның ноябрендә булды.
- Минем өчен Миңнегали Шәйморатов – катлаулы вакыттагы чын кеше булып калу үрнәге. Намуслылык, бурыч һәм батырлык үрнәге. Әгәр дә ул үз көрәшчеләрен камаудан чыгарга бик куркыныч адымга өндәмәгән булса, исән кала алыр иде. Тик качу аның кагыйдәләрендә булмаган. Нәкъ менә шуңа күрә Луганск шәһәрендә озак еллар аның истәлеген искә алалар. Безнең игелекле күршеләребезгә һәм дусларыбызга моның өчен бик зур рәхмәт. Хөрмәтулла Үтәшевка, барлык артистларга һәм театр хезмәткәрләренә рәхмәт, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров спектакльне караганнан соң.
Белешмә:
Генерал-майор Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов (1899-1943) Бөек Ватан сугышы елларында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе белән җитәкчелек итеп, Доннан алып Эльбага кадәр 4 мең километрдан артык сугыш юлын узган.
2020 елның 30 мартында Русия Президенты Владимир Путин Радий Хәбиров үтенече буенча Миңнегали Шәйморатовка 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен Русия Федерациясе Герое исемен бирде.
«Башинформ " МА»