Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Республика җитәкчесенең рәсми сайтында бастырылган котлавында болай диелә:
«Бу бөтенхалык бәйрәме барлык буын русиялеләрне берләштерә, батырлык, Ватанга мәхәббәт, аның яклауга әзерлек символы булып тора. Без хәрби хезмәтне намус белән алып баручыларга, намуслы хезмәтләре белән оборона-сәнәгать предприятиеләрендә Ватаныбызның ышанычлы калканын ныгытучыларга рәхмәт белдерәбез. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, яугир-интернационалистлар, локаль конфликтлар ветераннары батырлыгы алдында баш иябез. Солдат һәм офицерларның гаилә учагын саклаучы әниләре һәм хатыннары, балаларны тугры уллары һәм кызлары белән тәрбияләүче ата-аналар ихлас рәхмәт сүзләренә лаек.
Башкортстанда патриотик тәрбия бирүнең бай традицияләре бар. Бездә меңнән артык хәрби-патриотик клублар, Яшь армия һәм эзләнү отрядлары, кадет мәктәпләре һәм сыйныфлары бар. Узган ел безнең республикадан 9 меңнән артык егет армия һәм флотны тулыландырды. Безнең якташларыбыз гаскәрләрнең барлык төрләрендә дә диярлек лаеклы хезмәт итә. Без Русия Кораллы Көчләренең хәрби әзерлеге югары дәрәҗәдә дип ышана алабыз. Без бергә республика, илебез чәчәк атсын һәм бәхетле булсын өчен бөтен көчебезне куячакбыз».
Фото: "Башинформ"