+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 февраль 2021, 11:17

Республика Башлыгы - батырлар истәлегенә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәренең Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чарада катнашты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәренең Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чарада катнашты.

Төбәк җитәкчесе республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Радий Хәбиров шулай ук Ишембай районында туып-үскән геройларга, республика җитәкчесенең кече ватанына багышланган стела янында Мемориаль комплекска чәчәкләр салды.

Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы «Десантчылар буыны берлеге» арт-объектын булдыру проекты белән танышты. Русия Һава-десант гаскәрләренең торгызылуына багышланган һәм десантчыларның өч буынын сурәтләгән һәйкәлне Җиңү паркында 2021 елның 2 августында ВДВ көненә ачарга планлаштыралар.

Фото: "Глава РБ"


Читайте нас