Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Иван Грен» корабы командиры, икенче ранг капитаны Андрей Жарков һәм хәрби-сәяси эш буенча командир урынбасары, өченче ранг капитаны Денис Рәсүлев белән очрашты.
Кольск флотилиясенең «Иван Грен» зур десант корабы делегациясе Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен республикага килде.
23 февральдә Төньяк флот диңгезчеләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән бергә Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Шул ук көнне кичен делегация 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә һәм аның командиры - Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланган тантаналы чарада, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә хәрби начальникны искә алу чарасында булды.
"Безнең Башкортстан һәм республика Башлыгы белән ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты. «Иван Грен» корабында төбәктән 28 кеше хезмәт итә. Узган ел Башкортстан делегациясе алар тарафыннан хәрби ант кабул итүдә катнашкан иде. Бүген республика диңгезчеләре, ныклык һәм батырлык күрсәтеп, лаеклы хезмәт итә", - дип билгеләп үтте Андрей Жарков.
Исегезгә төшерәбез, бер ел элек, 2020 елның 23 февралендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм икенче ранг капитаны Андрей Жарков Башкортстан Хөкүмәте һәм Төньяк флотның зур десант корабых экипажы арасында шефлык элемтәләре турында килешү төзеде.
Фото: "Башинформ"