Космонавтика көнендә илебез Президенты Владимир Путин космонавтларның окладларын - 50 процентка, ә космонавтлыкка кандидатларныкын 70 процентка арттырырга тәкъдим итте. Әле галәмгә очучыларның хезмәт хакы күпме соң?
Путин тәкъдим иткән күләмгә космонавтларның хезмәт хакын арттырсалар, алар аена 500 мең сум ала башлаячак! Ә әлегә Русия космонавтларының хезмәт хакы Америка яки Европадагы коллегаларыныкыннан ике тапкыр азрак икән. Бу хакта Роскосмос генеральный директорының беренче урынбасары Максим Овчинников белдергән.
Космонавтлыкка кандидатларның хезмәт хакын 70 процентка арттырырга кирәк, ди Владимир Путин. Бу алар аена 300 мең сум алачак дигән сүз. Ә космонавтларның акчасын 50 процентка күтәрү күз уңында тотыла, димәк, алар аена 500 мең сум эшли башлаячак.
Шул ук вакытта NASA астронавтлары - аена уртача 8-9 мең доллар, ә Европа космик агентлыгы астронавтлары 7-8 мең доллар ала икән.
Ниһаять, безнең илдә дә бу җәһәттән боз кузгалган: дүрт ай буена дәвам иткән җитди сөйләшүләр нәтиҗәле тәмамланган, тиздән космонавтлар һәм космонавтлыкка кандидатлар арттырылган хезмәт хакы ала башлаячак.
Фото: rbc.ru