Бүген Уфада Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган чара узды.
Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге скверда «Чернобыль һәм башка радиацион һәлакәтләрне бетерүче герой-ликвидаторларга» мемориалы янына чернобыльчеләр, һәлак булганнарының гаилә әгъзалары, власть, яшьләр оешмалары вәкилләре җыелды.
"35 ел элек зур техноген авария турында мәгълүмат аз булды — вакыты шундый иде. Әмма шуны истә тотарга кирәк: аның нәтиҗәләрен гади кешеләр бетерде. Сүз, барыннан да элек, хәрбиләр һәм студентлар отрядларында катнашучылар турында бара. Алар үз үрнәкләре белән батырлыкның нәрсә икәнен, ничек ярдәмгә килергә кирәклеген күрсәтте", - диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәйкәлгә чәчәкләр салганда.
Ул, шулай ук, бүген Башкорт дәүләт академия театрында концерт узуы, анда Чернобыль хәрәкәтендә актив катнашканнарга югары дәүләт бүләкләре тапшырылды, дип өстәде.
Авария нәтиҗәләрен бетерүдә 8 меңнән артык якташыбыз катнашты, кызганычка каршы, аларның күбесе бу көннәрне күрә алмады. Хәзерге вакытта Башкортстанда һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 1902 кеше һәм һәлак булганнарның 670 гаилә әгъзасы яши.