+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
27 апрель 2021, 12:49

11 яшьлек кыз котырынган эттән сеңлесен үз гәүдәсе белән каплаган

Соңгы вакытта берәдәк этләр проблемасы көнүзәккә әверелде. Илебезнең әле теге, әле бу төбәгендә иясез этләрнең өлкәннәргә һәм балаларга ташлануы хакында ишетеп торабыз, ә күптән түгел Учалы районында булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Шушы көннәрдә Кушнаренко районында да этнең балаларга ташлану очрагы теркәлгән.

Кушнаренко районында балаларга берәдәк эт түгел, ә бәйдән ычкынганы һөҗүм иткән. Хәл болай булган. Ике кыз бала урамга уйнарга чыккан. Язгы матур көндә бикләнеп өйдә утырып булмый бит инде!

Саф һавада уйнаганда, кызларга бәйдән ычкынган эт ташланган. Бишенче сыйныфта укучы Азалия кечкенә сеңлесен хайванның очлы тешләреннән саклар өчен, аны тиз генә чокыр җиргә яткырып, үзе аны гәүдәсе белән каплаган. Бу вакытта читтәрәк уйнаган ахирәтләре, апа белән сеңелнең бәлага таруын күреп, бәйдән ычкынган этнең хуҗасына йөгергән. Ярый әле, ул өйдә булган, тиз арада чыгып, этен ихатасына алып кереп киткән. Котырынган хайван Азалиянең аякларын тешләп өлгергән, ә менә сеңлесенә тия алмаган.

Унбер яшьлек кыз баланың батырлыгы сокланырлык! Тәнендәге җәрәхәтләре тиз төзәлсен дип телибез аңа! Ә менә эт хуҗасына закон каршында җавап бирергә туры килер.

Фото: zooclub.ru
Читайте нас: