+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
27 апрель 2021, 09:25

Чыдый алмый күперләр ава иде...

“Ә без һаман исән”, диләр коточкыч авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Гафури районы кешеләре.

“Ә без һаман исән”, диләр коточкыч авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Гафури районы кешеләре.

Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә нәрсә сәбәп булган дигән сорауга әлегә кадәр бертөрле генә җавап юк. Берәүләр раслаганча, моның сәбәбе — сыйфатсыз җиһазларда һәм атом электр станциясен төзегәндә җибәрелгән тупас хаталарда. Икенчеләр шартлауның сәбәбен реакторны суытучы су тәэминаты системасының төзек булмавында күрә. Өченчеләр фикеренчә, авариягә бу коточкыч төндә станциядә үткәрелгән экспериментлар гаепле, алар вакытында файдалану кагыйдәләре бозыл­ган. Дүртенчеләр, әгәр дә реактор өстендә саклагыч бетон капкач булса, радиация бу кадәр таралмас иде, дип инанган.

Мөгаен, бу коточкыч вакыйга санап үтелгән факторлар җыелмасы аркасында килеп чыккандыр, чөнки алар­ның һәркайсы сәбәп була ала. Яшәү белән үлемгә кагылышлы мәсьәләләрдә кеше җа­вап­сызлыгы, тиешсез гамәл­ләре һәм Совет власте тарафыннан мәгълүматны яшерү, әллә ничә буынга җитәчәк нәтиҗәләргә китерде.
Күптән түгел әнә шул тән һәм җан газапларына дучар иткән һәлакәт турында шушы гарасатның эчендә кайнаган кешеләр белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге туды. Ирина белән Николай Дмитриевлар — Гафури райо­нының Аккүл авылында, Михаил Николаев районның Курорт авылында гомер киче­рәләр. Алар өчесе дә – чернобыльче. Ә Николай белән Ирина — Чернобыльдә очрашып кавышкан пар.
Шушы районда туып-үскән Николай ике ел Чиләбе гарнизонында хезмәт итә. Хез­мәтен тәмамлагач, шунда эшкә калырга ниятли. Экскаваторчы һөнәрен үзләштерә. Чернобыльдә атом реакторы шартлау белән аны ике айга һәлакәт урынына җибәрәләр.
— Киевка килеп төштек тә автобуста Чернобыльгә юл тоттык. Без әле бу фаҗиганең күләмен күз алдына да китерми идек. Гадәти авария дип беләбез, дөресен әйтүче юк. Хәер, өстәгеләр үзләре дә моны соңыннан гына аңлады шикелле. Барып кердек. Коточкыч хәл. Тугыз катлы йорт биеклегендәге сар­кофагның яртысы күмелгән. Мин шунда эшләдем: бульдозерда комташ эттердем. Тәүдә эшкә җиң сызганып тотындык, тора-бара хәл бетә башлады. Берьюлы 5 рентген нурланыш алгач, мине аннан алдылар. Ап-ак төстәге махсус киемнәр, туйга кигәндәге кебек ялтырап торган ак туфлиләр биргәннәре истә. Радиация ак төскә тими диләр. Ләкин аларның файдасы бик булмады. Ашханәгә баргач, киемнәрне салып атабыз, шулай көнгә өч тапкыр алыштыра идек. Ул кием­нәрне соңыннан я күмәләр, я ягалар. 5 рентген алгач, хәл катлауланды, тешләр, кул-аяклар сызлый, йөз ап-ак булды. Аннары тәндәге радиация күләме 17гә җитте. Әлегә кадәр аның зыянын күрәм. 2нче группа инвалидымын.
Ә ул вакытта? Радиациягә чыдый алмый күперләр ава иде. Күпер аша чыгарга ярамады. Аның янына килергә дә куркыныч, ниндидер яктылык сирпелә иде аннан. Без аны урап үтә идек. Түзмәде, ишелеп төште ул. Хәтерлим, менә дигән баганалар утыра, бераздан инде алар череп җирдә ауный. Радиация галәмәте, — дип хәтерли Николай.
Аның тимер юл аша салынган күперне искә алып әйтүе. Бу күпер Чернобыль­нең хәвефле зонасына илтә. Моннан атом электр стан­циясенең шартлаган 4нче блогын күрергә мөмкин. 26 апрель көнне бу күпердә кызыксынучылар күп булган: Припять халкы янган реакторны күрү өчен күпергә килгән. Алар тимер юлда радиация дәрәҗә­сенең сәгатенә 500-600 рентгенга җитүен белмәгәннәр.
Тиздән бу урынга ике яктан та сак куялар. Милиция тиз арада станциягә барып җитәргә тиешле автомобиль­ләрне генә үткәргән. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул көнне күпергә килгән бөтен кеше тиздән нур авыруыннан үлеп беткән. Безнең көннәрдә дә биредә радиация дәрә­җәсе, даими чистартылуга карамастан, сәгатенә 150-200 микрорентгенга җитә.
— Энергоблоктан 30 километр зонада кешеләр яши иде. Ә бу катгый тыелган. Аларны алып чыга торалар, алар кире кайта тора. Хуҗа­лыкларында эшлиләр, мал тоталар. Припять шәһә­рендә дә шул ук күренеш. Кешенең, бигрәк тә өлкән яшьтәге­ләр­нең күнегелгән урынны ташлап китәселәре килмәде, — дип дәвам итә Николай. — Кыскасы, мин беренче тапкыр бу мәхшәрдә ике ай булып кайттым. 1988 елда тагын барырга туры килде. Икенче эшкә урнашкан идем, шуннан җибәрделәр. Кайтканда организмда радиация дәрәҗәсе 17 рентген иде. Чернобыльдә Иринамны очраттым. Без өйләнештек, 1989 елда Казахстанга күчендек, биш елдан минем туган якка кайттык.
Николайның җәмәгате Ирина Весеевна гади чернобыльче генә түгел, ул — район чернобыльчеләр җәмгыяте җитәкчесе. Шушы афәт эченә барып кергәндә аңа нибары 22 яшь булган. Ни өчен, дигән сорауга ул болайрак җавап бирде.
— Миндә патриотизм хисе көчле. Ул әти-әнидән бирел­гән. Алар — табиблар, Ватан кайда чакыра, шунда юнәлә иделәр. 1988 елда җир тет­рәгәннән соң Әрмәнстанда да булдылар. Мин дә шулай. Авариядән соң Чернобыльгә баруны намус, вөҗдан бурычы дип санадым. Дозиметрист булып хезмәт иттем. Казахстанда заводта эшли идем. Улым бар иде. Анда балалары булмаган кешеләрне алмадылар. Нидәндер курыкканнардыр инде. Чынлап та, Чернобыль афәте сәламәт­лектә нык чагылды. Николай белән кушылгач, ун ел авырга калалмадым, бик авырлык белән ике кыз тудырдым, икесендә дә бик күп чирләр бар. Шулай да укып чыктылар. Олысы югары белемле, әле тимер юлында эшли.
Мин районыбыздагы исән калган чернобыльчеләргә ничек тә ярдәм итәргә тырышам. Ә аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Бүген районда 13 чернобыльче, 11 чернобыльченең тол хатыны исәпләнә. Соңгы­ла­рына да сүз белән булса да ярдәм итәргә тырышабыз, — ди Ирина ханым.
Льготалары белән кызыксынам. Черно­быльчеләргә торак бирелергә тиеш икәнен белеп, шушы сорауны бирдем. “Бу — иң авыр мәсьәлә, — ди Ирина. — Ниндидер фатирың булып, мәйданы тиеш­ледән 20 сантиметрга гына артык булса да, торак алал­мыйсың. Без Казахстаннан кайткач, тулай торактан бүлмә бир­деләр. Фатирга чиратта тордык, бик озак көттек”.
Бәхетләренә, шул елларны Николай туры элемтә вакытында ил Президенты Владимир Путин белән сөйләшә. Торак проблемасын күтәрә. Әлбәттә ки, моның ярдәме булган. Дмитриевларга торак алуга сертификат бүленә. Аны бик авырлык белән юллап алырга туры килә.
— Торак сатып алу өчен 468 мең сум бирделәр. 2005 елда бу ару гына сумма иде. Шуңа йорт сатып алдык. 120 квадрат метр мәйданлы, суы, газы кергән, 40 сутый җире бар. Йортыбыз зур, уңайлы, — ди Ирина ханым. — Ярдәм мәсьәләсендә шуны гына әйтә алам, үзең йөри башламасаң, беркем дә сиңа китереп бирми. Дәшмисең икән, димәк, синең барысы да яхшы, барысы да бар. Безгә ЕДВ, савыктыру, туклану өчен түләү­ләр тиеш. Шушылар өчен компенсация күләмен арттыру турында Югары судка мөрә­җәгать иттек. Бераз акчаны күтәрде­ләр.
Башкортстанда барлыгы 2,5 мең тирәсе чернобыльче калды. Шуларга ярдәм күр­сәтелсен иде. Авылларда яшәүчеләргә һичьюгы район үзәгенә баруны бушлай ит­сеннәр иде. Шуны гына эшләп буладыр бит? Югыйсә без­некеләргә район дәва­ханә­сенә еш йөрергә туры килә. Путевка мәсьәләсе дә бик катлаулы. Госпитальгә һәрвакыт чиратлар зур. Башкалада яшәүчеләр елына ике тапкыр ятып чыга. Без — өч елга бер... — ди Ирина.
Алар Николай белән район чернобыльчеләренең проблемаларын хәл итү өчен үз машиналарында даими Уфага йөри. Проблемалар бер үк торак, савыктыру, балаларга путевкалар... Әйт­кәнемчә, алары да авыру бит.
— Хәзер очрашуга килү­челәр дә бик аз калды. Авырыйлар. Быел менә Чернобыль афәтенә 35 ел тула. Мәскәү чернобыльчеләргә шушы җәһәттән акчалата ярдәм күрсәтә, безгә исә истәлекле билге бирәчәкләр икән. Анысын да сатып алырга ди... — дип уфтана Дмитриевлар.
Әңгәмәдә катнашучы өченче чернобыльче — “Батырлык” ордены кавалеры Михаил Николаевка 74 яшь инде. 1986 елның декабрендә 39 яшьлек ирне сугышчан тревога белән военкоматка чакыртканнар. Ул Чернобыль­дә дүрт ай булып кайткан: саркофагны күмүдә катнашкан, Припятьтә теплицада эшләгән. Анда радиация шартларында нинди яшел­чәләр утыртырга мөмкин булуын тикшергәннәр. “Бөтен яшелчә-җимеш, бөртеклеләр ишелеп уңа иде, — ди Михаил. — Ләкин ашарга ярамый. Бал кортларын китереп тикшерделәр, алар тиз арада үлеп бетте. Без һаман исән әле...”
Әлеге өчәү туган җир­ләрендә дә фидакарь хезмәт салып пенсиягә чыккан. Николай тракторчы, комбайнчы, электрик булган, әле дә “Ашыгыч ярдәм” машинасы водителе булып эшли. Ирина һәрвакыт аның уң кулы, ярдәмчесе. Михаил эретеп ябыштыручы һөнәрен башкарган.
Язмышларына төшкән сынауларга зарланмый алар. Кайчандыр Бөек Ватан сугышында дошманны бөтен ил белән җиңдек, аннары дәррәү илне хәрабәләрдән күтәрдек. Чернобыль һәлакәте нәти­җәләрен бетерүдә дә бөтен ил тырышты. Бу дошманга каршы сугышуга тиң иде. Аерма шунда гына, дошман ядрәсе мизгел эчендә юк итсә, радиация агуы еллар дәва­мында кешене интектереп, җәфалап, эчтән ашап үтерә. Чернобыльчеләр дә шул сугыш яугирләре кебек, аларга да караш тигез булсын иде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.
Читайте нас: