Барлык яңалыклар

Берлинны алган ул

Галләметдин Низаметдинов 1935 елда Кызыл Армия сафларына алына. Башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Анда кече лейтенантлар әзерли торган курсларны тәмамлый һәм 21нче дивизиянең взвод командиры итеп билгеләнә. 1941 елның августында, ул хезмәт иткән дивизия Төньяк фронтына җибәрелә. Анда бу взвод Ладога күле буенда Ленинградны обороналау өчен тәгаенләнә. Сугышчылар тарихи “Яшәү юлы”н саклый, камауда калган шәһәрне азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә катнаша.

Галләметдин Низаметдинов 1935 елда Кызыл Армия сафларына алына. Башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Анда кече лейтенантлар әзерли торган курсларны тәмамлый һәм 21нче дивизиянең взвод командиры итеп билгеләнә. 1941 елның августында, ул хезмәт иткән дивизия Төньяк фронтына җибәрелә. Анда бу взвод Ладога күле буенда Ленинградны обороналау өчен тәгаенләнә. Сугышчылар тарихи “Яшәү юлы”н саклый, камауда калган шәһәрне азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә катнаша.
...Кар яңарак кына төшә башлаган вакыт. Кече лейтенант Галләметдин Низаметдинов иртәнге сәгать бишләрдә сакчыларның хезмәтен тикшерергә чыга. Шулвакыт дошман разведкасының тылга үтеп керүен шәйләп ала. Бу төркем 7 кешедән булып чыга. Аларның “тел” алып китәргә маташуы аңлашыла.
– Алып китми торсыннар әле, – ди Галләметдин үзалдына, һәм ул, тегеләрне уздырып, үзе һөҗүм итә. Аның тәвәккәллеге аркасында ике немец үзләре “тел” хәлендә кала, башкалары качып котыла. Әмма кече лейтенант үзе дә яралана. Икенче көнне взвод командирын тылга – Свердловск хәрби госпиталенә озаталар.
1942 елда Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалей шәһәрендә 720нче махсус укчылар полкы төзелә. Апрельдә ул Көньяк-Көнбатыш фронтына җибәрелә. Харьков шәһәре өчен барган каты алышларда кече лейтенант Низаметдинов тагын яралана. Аягын снаряд ярчыгы тишеп чыга. Итеге кан белән тула, әмма ул взвод белән командалык итүне дәвам итә. Сугыш тынганнан соң, хәлдән таеп егыла. Ярасы шактый куркыныч булып чыга. Янә бер айдан артык госпитальдә дәваланырга мәҗбүр була. Савыгып аякка баскач, запастагы полкка җибәрелә, һәм монда аңа лейтенант званиесе бирелә.
1943 елның мартында “Выстрел” дигән тактик укчылар әзерләү курсларында укый башлый. Июнь азакларында курслар тәмамлана һәм лейтенант Низаметдиновка танкларга каршы рота (ПТР) командиры вазифасын йөкләтәләр. Беренче Украина фронтының I танк армиясе составында аның ротасы зур алышларда катнаша.
– Берлин өчен барган сугышлар әле булса төшләремә керә, – дип искә ала иде ул.
1945 елның апрель азакларында аның ротасы Шпрее елгасын кичеп, дошманның 7 бронетранспортерын яндыра. Елга аша кичүне яхшы оештырган, оста командалык иткән өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 2 майда Берлин шәһәрендә контузия ала, ләкин госпитальгә барудан баш тарта. Яуның соңгы көннәрендә генә аның ротаны ташлап китәсе килми. Сугыштан соң лейтенант Низаметдинов Германия җирендә хезмәтен дәвам итә. Ләкин күңеле туган илгә ашкына. Сугыш елларында әтисе үлеп, үги әнисе дә авыру килеш балалар белән торып кала. Алар ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә ул, үзен отставкага җибәрүләрен сорап, рапорт яза. Әмма ул тәҗрибәле командир, кадровый офицер булганлыктан, үтенечен канәгатьләндерергә ашыкмыйлар. Икенче тапкыр рапорт язганнан соң, 1946 елның октябрь аенда гына аңа Туган илгә кайту мөмкинлеге бирелә.
Тыныч тормышның тәүге елларында Галләметдин абзый Югары Уфалей
шәһәрендә эчке эшләр органнарында тәэминатчы булып эшли. 1950 елда Куергазы районының Маячный поселогына эшкә җибәрелә. Төзелеш эшләре буенча комендант эшен башкара. Аннары, ун еллап вакыт үткәч, Шәбагыш авылында төпләнә.
Дини рухта тәрбияләнеп үскән егет буларак, сугышта белгән барлык догаларын кабатлап йөри. Тыныч тормышка күчкәч, әти-әнисеннән калган дини китапларны укый. Кушнаренко районында яшәүче бер җиңгәсе аңарга “Ясин” сүрәсен почта аша җибәрә. Галләметдин абзый аны шунда ук ятлый, мәгънәсенә дә төшенә. Аннары башка догаларны, яшьрәк чакта үзләштерергә өлгермәгән намаз тәртипләрен дә өйрәнә. Дәһрилек “чәчкә аткан” елларда да ул беркемнән дә тартынмый. Кеше Аллаһы тәгаләдән генә куркырга, гаебе булмаса, башка берәүдән дә куркырга тиеш түгел дип саный ул. “Иман шартын” да тулысынча ятлый, аның мәгънәсен ныклап үзләштерә. Тора-бара Коръән уку тәртипләрен өйрәнә. Барысына да төшенеп беткәч, Мөхәммәтсафа мулла белән җеназа, гает намазларын укый башлый. 1973 елда лаеклы ялга чыккач, аның мөмкинлекләре арта төшә.
Әмма Галләметдин абзый дөньяви гамәлләрне дә онытмый. Лаеклы ялда булуына карамастан, “Күмертау” совхозына ярдәмләшүдән туктамый. Пенсиягә чыккач та әле аны ун ел буена төрле эшләргә җәлеп итәләр. Ул ат җигеп чәчү орлыгы ташый, печән хәзерләү, уңыш җыю кампанияләрендә актив катнаша.
Вакыт су кебек ага. Буыннар алышына. Кешеләр олыгая. Мөхәммәтсафа хәзрәт Кантюков та каты авырый һәм ул Галләметдингә:
– Мин инде озак яши алмам – дип васыять әйтә. – Дини йолаларыбызны тик син генә алып бара алырсың, минем изге гамәлемне дәвам итәрсең.
Галләметдин абзый остазының васыятен тулысынча үти, авылдашларының
ышанычын чын күңелдән аклый. Үзенең изге эшләре, күркәм гадәтләре белән башкаларга үрнәк булып тора. Хәзрәт халыкның күптәнге хыялы булган мәчет төзү эшләрен башлап йөри. 1996 елда, Шәбагыш авылы күрке булып, мәһабәт манаралы Аллаһ йорты калкып чыга. Изге Корбан гаете көнне мәчет үзенең ишекләрен ача. Авылыбызның аксакалы, имам-хатиб Галләметдин хәзрәт җыелган халыкны шушы олы вакыйга уңае белән котлый, бик матур, бай эчтәлекле вәгазь сөйли. Галләметдин хәзрәтнең мәктәптә укучы оныклары да әнә келәм өстенә тезелешеп утырганнар. Картәтиләреннән өйрәнеп алган догаларны алар ул көнне яттан сөйләде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Галләметдин агай Шәбагыш авылы мәктәбендә, мәдәният йортында үткән бәйрәм чараларына, очрашуларга бик теләп йөрде.
Аның чыгышларын өлкәннәр дә, балалар да йотлыгып тыңлады. Запастагы хәрби офицерның хәтере шул кадәр яхшы булды: Бөек Ватан сугышына бәйле төрле даталар, вакыйгалар, исем-атамалар турында түкми-чәчми сөйли ала иде.
Озын тормыш юлы үткән ветеранның Тынычлык урамы буйлап хәрбиләрчә төз басып, гәүдәсен туры тотып, җайлап кына атлап килүе һаман күз алдында. Аның белән аралашкан, сөйләшеп утырган вакытларны сагынып искә алам.
Галләметдин хәзрәтнең вафатына да май аенда егерме ел тула. Балалары һәм оныклары аның үзе исән чакта сөйләгән истәлекләрен яңарта, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында Интернет челтәрендә, матбугат битләрендә чыгыш ясый. Аның якты истәлеге фотосурәтләрдә, якын кешеләренең, яшь буынның күңел түрендә саклана.
Фронтовик авылдашыбыз Галләметдин Низаметдиновның рухы шат булсын.
Илшат НӘҖМИЕВ.
Куергазы районы, Шәбагыш авылы.
Фото: Гаилә архивыннан.