“Мин документларымны Уфадагы уку йортына тапшырып кайткан идем. Ләкин укырга насыйп булмаган икән, сугыш чыкты, – дип искә алды Гадәния Хәбибуллина. – Кызларны да сугышка алалар икән дигән хәбәр таралды. Мин дә военкомат һәм комсомолның район комитеты юлын таптый башладым. Әле яшьсең, дип, кире боралар иде. Район финанс бүлегендә эшләдем. 1942 елның 5 маена кадәр “Госстрах”та участок инспекторы булып эшләдем. Кызларга повестка килә башлаган, дигән хәбәр ишетеп, комсомолның район комитеты секретаре Гөлҗиһан Рәкыйпова янына кердем. Ул сугышка китүче кызларның исемлеген күрсәтте. Анда 1924 елда туган бер кыз да юк. Мин елый башладым. Ул: “Бир әле комсомол билетыңны”, – ди. Ул, билетка озак кына карап торгач: “Гадәния, син 4 санының башын бетер, астына койрык өстә”, – ди. Үзе бер кәгазь алып, 4 санын 2гә төзәтеп карады. “Синең туган елың бүгеннән 1922 булыр”, – диде. Шуннан ул миннән гариза яздырды. “Кешегә сөйләп йөрмә”, – дип озатып калды.