+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 Май 2021, 09:40

Үзе һәлак булган, баланы коткарган...

Казандагы 175нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьевага 26 гына яшь булган...

Казандагы 175нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьевага 26 гына яшь булган...


Гадәттән тыш хәл шаһитлары сүзләренә караганда, ул бер укучыны коткарып калган. "Ул баланы атучыдан ераграк этәрде һәм аның коралы каршына басты, чынлыкта баланы үзе белән каплады. Игнатьева алган яралардан һәлак булды", - дип сөйләгән чыганак.

.

Ул 175нче мәктәптә дүрт ел укыта. 2018 елда ул «Безнең яңа укытучы» бәйгесендә җиңү өчен грант алган, өч ел элек «Ел укытучысы» конкурсы этапларының берсендә катнашкан. 2018 елда район педагогика конкурсында икенче урынны яулаган.


Һәм ул үз гомере бәрабәренә баланы коткарып калган.


Эльвира — татар кызы. Инглиз теле укытучысы булып биш ел эшләгән. Июльдә аңа 27 яшь тулырга тиеш булган.


«Бәхетле булганда урын җиреннән торуы ничек рәхәт булганын тоеп гаҗәпләнерсең», — дип язган булган Инстаграмдагы соңгы постында биш көн элек Эльвира. Тагын бер постында ул: «Тормыш юлыңны бәхетле итүнең бернинди кыенлыгы юк. Бәхет әллә кайда еракта дип уйламагыз, һәр минутның ләззәтен тоярга өйрәнегез», — дигән яшь укытучы.


11 майда Казанда фаҗига булды. 19 яшьлек бәндә мәктәпкә кереп ату оештырды. Шуның нәтиҗәсендә тугыз кеше, шул исәптән җиде бала, һәлак булды.


Фото: trud.ru

#казаньмыстобой

Читайте нас: