+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 Май 2021, 13:39

Рөстәм Нәбиев - ике кулында, Зәйнетдин - курай белән

Башкортстан егетләре Эльбрус тавын яулый. Республиканың танылган музыканты Зәйнетдин белән анда сәер хәлләр булган.

Башкортстан егетләре Эльбрус тавын яулый. Республиканың танылган музыканты Зәйнетдин белән анда сәер хәлләр булган.

“Безнең максат - 10 сәгать дәвамында туктамыйча тауга менү, ә аннары 7 сәгать аска төшү иде. Юлга чыгар алдыннан безгә ял итәргә һәм туйганчы йокларга куштылар. Сәгать12.00дә кузгалдык. Ләкин анда барысы да түзә алмый икән, 300 метр атлаганнан соң бер кеше борылып кайтып китте. Күпмедер вакыттан соң – тагын берсе. Безнең төркемнән 4 кеше менә алмады – кемдә тау чире, кемнеңдер кан басымы “шаяра” башлады.

Юлның никадәр авыр, катлаулы һәм хәвефле булуын сүз белән генә аңлатып булмый. Тар сукмактан гына атлыйсың, бозлавык, тирән упкыннарга очрыйсың. Ә ул упкыннарга ничәмә кеше төшеп китеп, хәбәрсез югалган... Бер мәлдә мин дә таеп киттем. Ярый әле мин карабинны ышанычлы эләктергән идем. Соңгы тамчы көчеңне җыеп, алга атлыйсың. “Бу миңа ник кирәк булды соң? Кире борылып, кайтып китсәм инде?” Юк! Инструктор мондый вакытта үз-үзеңне тыңламаска кушты.

Менгән вакытта ике юлчыбызның галлюцинацияләре башланды. Берсе карга утырды да кузгалмый. “Ни булды, хәлең ничек, ярдәм кирәкме?" - дип сорыйм. "Юк, рәхмәт, автобусымны көтәм”, - дип җавап кайтарды. Эльбрусның башы күренә башлый, берничә адым гына калды сыман. Юк, иллюзия генә икән. Алда тагын 3 сәгатьлек юл калган була. Үз-үзеңне үгетләп, көч-хәл белән адымнарны саныйсың, баш авырта, гәүдәне тотып булмый.

Әмма финишка 100 метр калгач, мин бу тауның энергетикасын тойдым. Җаным аңлата алмаслык рәхәтлек кичерде һәм аны тәнемнең һәр күзәнәге сизде, күз яшьләре ага башлады. Һәм менә мин 5642 метр биеклектә - Европа һәм Русиянең иң югары ноктасында! Бу биеклектә без 20 минутлап тордык. Җил гаять көчле иде. Мин җиргә аудым һәм хәтта фотосурәткә төшү өчен дә торып булмады. Ә бит өйдә чакта Европаның иң биек ноктасына менеп, курай моңын яңгыратырмын дип хыялланган идем. Һава торышы син дигәнчә түгел шул! ” – дип язган Зәйнетдин Инстаграм сәхифәсендә.

Артистның иҗатташ дуслары, тамашачылары, комментарийлар язып, җылы сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткергәннәр.

Фото: Инстаграм


Читайте нас: