+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 Май 2021, 14:30

Сез һәрвакыт әзер!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика коткаручыларын һәм янгын сүндерүчеләрне бүләкләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика коткаручыларын һәм янгын сүндерүчеләрне бүләкләде.

Аның сүзләренә караганда, тәҗрибә, профессиональлек һәм батырлык тирән ихтирам уята. Санаулы минутларда коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр ярдәмгә килеп җитә, теләсә нинди гадәттән тыш хәлләрдә профессиональ эшлиләр.

“ПОЛИЭФ”та авария, Сибай карьерында руда пыскып янган вакытта шулай булды. Радий Хәбиров, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр, барыннан да элек, куркыныч хәлләрне кисәтү буенча эшлиләр, заманча җиһазлар һәм алдынгы технологияләр кулланалар, дип билгеләп үтте.

“Быел сез кар көртләре, аннан соң язгы ташу нәтиҗәләренә каршы көрәштегез. Зур су үтеп өлгермәде, аномаль эссе һава аркасында коры үлән янып китте, урман һәм ландшафт янгыннары башланды. Һәм монда да сез шәһәребезне һәм авылларны бәла-казадан ышанычлы саклыйсыз", — диде республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, республикада “Башкортстанның атказанган коткаручысы” дигән яңа дәүләт бүләге гамәлгә куелды, аның белән иң лаеклылар бүләкләнәчәк.

“Бүген безнең залда янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны әзерләүчеләр дә бар. Запастагы полковник Нәгыймов Тәлгать Шәүкәт улы инде 20 елдан артык Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәген җитәкли. Бу елларда 140 меңнән артык янгын сүндерүче, коткаручы, студентлар, кадетлар һәм волонтерлар укытылган.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика Ветераннар советы рәисе Валерий Мәрванов иң зур аварияләрне һәм янгыннарны, шул исәптән сәнәгать объектларында, бетерүдә катнашкан, имгәнүләр алган, ләкин янгынга каршы көрәшүен дәвам иткән. Күрсәткән батырлыклары өчен Батырлык ордены, "Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән.

Махов Борис Анатольевич – “Суларда коткару" Башкортстан төбәк җәмәгать оешмасы советы рәисе. Коткару рейдларын үткәрүдә, халыкны укытуда һәм белгечләр әзерләүдә актив катнаша", — диде Радий Хәбиров.

Дәүләт бүләкләрен бүген 21 коткаручы һәм янгын сүндерүче, шулай ук Уфаның Янгыннан саклау идарәсенең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге коллективы алды.

Башкортстан Башлыгы коткаручыларга һәм янгын сүндерүчеләргә тагын бер кат рәхмәт белдерде, аларның батырлыгы һәм югары профессиональлеге аркасында республика халкы теләсә нинди гадәттән тыш хәлләрдән ышанычлы якланган, дип билгеләп үтте.
“Алар безнең коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр авыр минутларда һәрвакыт ярдәмгә киләчәкләрен белә. Без сезнең белән горурланабыз! Ә үз чиратында, республика Хөкүмәте безнең республика Стратегиясе кысаларында сезнең хезмәтегезне ныгытуны дәвам итәчәк”, — диде Радий Хәбиров.

Фото: Валерий Шахов.


Читайте нас: