Хәрби хезмәттән соң да ышанычлы булып калган егетләргә таянабыз.
Бүген Русиядә Чик сакчылары көне билгеләнә. Яшел фуражкалы егетләр хәрби әләмнәр белән урамнарга чыга. Башкорстанда Ерак Көнчыгыштан Көнбатышкача илебез чигендә хезмәт иткән егетләр стеллалар ача, булганнары янында Хәтер һәм Дан тантанасына җыела, спорт һәм мәдәни чараларда катнаша.
Алар төрле тарафларда хезмәт иткән. Чөнки Русия чикләре дистәләгән мең километрга сузылган, алар судан да, коры җир аша да, һавадан да уза. Илебез чикләрен армиянең элитасы булган Чик буе гаскәрләре саклый. Русиядә һәр елны билгеләп үтелгән Чик сакчылары көне илебезнең һәр гражданында ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. 28 майда элекке һәм хәзерге чик сакчылары үзләренең иптәшләрен искә ала һәм Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәтли.
1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебез чикләрен саклауны оештыру турында декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче тапкыр 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән.
Ә инде хәзерге илебездә Чик сакчылары көне Русия Президентының 1994 елның 23 маендагы указы белән Русия Чик буе гаскәрләренең тарихи традицияләрен тергезү максатында билгеләп үтелә.
Чик сакчысы дигәндә, иң элек Бөек Ватан сугышының тәүге залпларына күкрәкләрен куйган Брест крепосте сакчылары күз алдына килеп баса. Аны штурмлау 22 июньдә Германия ягыннан көчле артиллерия уты белән башланып китә. Беренче биш минутта фашистлар артиллериясе Брест крепостена 7 меңнән артык ату башкара. Иртәнге сәгать 4:15тә башланган сугышларның беренче атнасында 1200гә якын нацист солдаты һәлак була, бу Вермахтның гомум югалтуларының 5 процентын тәшкил итә. Гарнизонның югалтулары авыррак була – 1900гә якын совет солдаты һәлак була, 7 меңе әсирлеккә төшә. Әмма утлы яңгыр явып торганда да совет солдаты зур батырлык күрсәтә, бу хактагы хәтер китапларда, фильмнарда саклана. Нуриман районының Байгилде авылында яшәгән Ришат ага Исмәгыйлев, шул вакыйгаларның шаһиты буларак, “Кызыл таң” укучыларына төрле елларда күпсанлы мәкаләләре белән якын иде. Инде үзе бакыйлыкка күчкәч, без аларны редакциянең “алтын фонды”нда кадерләп саклыйбыз.
Сугыштан соңгы елларда Ерак Көнчыгыш чикләрен, соңрак илнең көньяк капкаларын саклауда чик сакчыларының да күпсанлы батырлыклары мәгълүм. Безнең чорда исә Русия чикләрен саклауга көчле хәрби техника җәлеп ителә, югары әзерлектәге хәрбиләр алына. Шуңа күрә ил чикләрен саклауда югалтулар сирәгәя.
– Мин 1988-90 елларда Таҗикстан Республикасындагы Кызыл байраклы Урта Азия хәрби отрядында хезмәт итә башладым, – ди Уфа шәһәрендә яшәүче Альберт Вәли-тов. – Ул чорны сагынып искә алам.
Альберт Зөфәр улы әйтүенчә, ул биредә хәрби әзерлек мәктәбен уза. Соңрак хәрби ант кабул итә һәм Дүшәмбе шәһәрендәге чик саклаучы этләр тәрбияләүчеләр мәктәбендә укып чыга һәм Таҗикстан-Әфганстан чигенә җибәрелә.
– Заставадан 50 метрлар тирәсе араны узуга Әфганстан башлана, – дип искә ала Альберт. – Безне инеш кенә бүлеп тора. Үз тарихында бихисап сугышлар кичергән ил белән чикне саклау аерым бер осталык, әзерлек таләп итә. Безнең командирлар нәкъ шундый шартлар тудыручы акыллы һәм зирәк булды. Казахстаннан капитан Азаматов безгә карата аталарча кайгыртучанлык күрсәтте. Хезмәттәшләрем арасында “бабайчылык”ның әсәре дә булмады. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Ашханәдә үзебезнең якташ – Уфаның Затон бистәсеннән Володя Черкасов пешеренде, ул безне ресторандагыча ашлар белән сыйлый иде. Мунча, бассейн кебек солдат өчен аеруча тансык урыннар да истә калган.
Альбертның хәтерендә тагын ачык күңелле таҗик халкы, ел әйләнәсенә шундый ук нурлы булып калган кояш, алтыннан да кыйммәт солдат дуслыгы саклана. Үзе сигез айдан тәрбияләп үстереп, йөзләрчә чакрымнарны бергә узган эте Азаны да онытасы түгел.
Армиядән кайткач, ул башта белем ала, әтисе Зөфәр абый, әнисе Зөлхия апа тәр-биясендә хезмәт сөючән булып үскәнгә, тормыштагы бар уңышларга фидакарь хезмәт белән ирешә. Авылдашы Гөлназны кәләш итеп алгач, йорт салалар, крестьян-фермер хуҗалыгы төзиләр. Бер-бер артлы туган улы һәм кызына лаеклы белем бирү максатында Уфага күченеп киләләр, биредә яхшы фатир сатып алып, янә мөстәкыйль эшен оештыра Альберт. Гөлназ шәфкать туташы булып эшен дәвам итә. Авылда ике йорт салып, шәһәрдә дә яхшы фатир алган бу уңган гаилә инде башкала янында да йорт төзеп чыгарга әзерләнә. Улларына – Уфа дәүләт нефть-техник университетында, кызларына Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында белем алырга ярдәм итәләр.
– Чик сагында хезмәт итү миңа гаҗәеп кыйммәтле тормыш сабагы бирде, – ди Альберт. – Тормыштагы барлык яхшылыкларны кешеләр үзләре тудыра. Яхшы яшисең килсә, таңнан тора бел, җиң сызганып эшлә, дустыңа иңеңне куй, мохтаҗларга ярдәм кулы суз, яманнар янында туктап тормый уз. Һәм бер вакытта да хезмәттән йөз чөермә! Илең, гаиләңдә тынычлык һәм бәрәкәт булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлә, үкенмәссең.
Максатларга илткән маяклары шундый аның. Бүген без, Альберт Зөфәр улы белән беррәттән, республикада яшәүче барлык чик сакчыларын бәйрәм белән котлыйбыз! Элекке чик сакчылары булмый, диләр. Булмасын да! Илебезгә – тынычлык, ир-егетләребезгә акыл, көч һәм ант-вәгъдәләргә тугрылык телибез.