-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
7 июнь 2021, 17:50

Теге дөньядан кайтарган

Язның соңгы көнендә ФСИН хезмәткәре Альберт Мостафин Уфаның Дим районында урнашкан «Карьерное» күле ярына йөгерергә чыга.

Язның соңгы көнендә ФСИН хезмәткәре Альберт Мостафин Уфаның Дим районында урнашкан «Карьерное» күле ярына йөгерергә чыга.
Санкцияләнмәгән пляж яныннан үтеп барганда ул ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче яшьләр төркемен күрә. Аларның 33 яшьлек иптәшләре су астына киткән икән.
Нидер булганлыгын аңлап, көч ведомствосы хезмәткәре су астында чумган мизгелдән күпме вакыт узганын сораган. Бәхеткә, ир берничә минут кына су астында булган.
Бер секундны да югалтмыйча, Альберт Мостафин суга ташлана һәм болганчык суда батучы ирне таба ала. Ул ваемсыз су коенучыны ярга алып чыга һәм аның суламавын ачыклый. Альберт зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәткән һәм аны теге дөньядан кире кайтарган.
Аннары ул аны медикларга тапшырган. Әле ирнең хәле яхшырган.

Фото: кп.ру

Читайте нас: