Барлык яңалыклар

Картәтием хикәяте

Аның бәян иткәннәре миңа тарихның янә бер битен ачты.Җылы язгы көн. Без картәтием белән урманда. Кайдадыр кошлар бер-берсен сәламли. Урман уяна. Картәтиемнең кулында балта. Без көрәк саплары өчен агачка килдек. Картәтием бәрәңге утыртырга әзерләнә. Ул мине балтаны ничек тотарга, сап өчен нинди агач сайларга өйрәтә. Картәтием белән күңелле, без сукмак буйлап ашыкмый гына атлыйбыз, ул әледән-әле җыр да көйләп ала.

Аның бәян иткәннәре миңа тарихның янә бер битен ачты.

Җылы язгы көн. Без картәтием белән урманда. Кайдадыр кошлар бер-берсен сәламли. Урман уяна. Картәтиемнең кулында балта. Без көрәк саплары өчен агачка килдек. Картәтием бәрәңге утыртырга әзерләнә. Ул мине балтаны ничек тотарга, сап өчен нинди агач сайларга өйрәтә. Картәтием белән күңелле, без сукмак буйлап ашыкмый гына атлыйбыз, ул әледән-әле җыр да көйләп ала.

Кинәт куаклар арасында нидер кыштырдады. Мин куркып киттем.
— Шөрләмә! Тычкандыр ул, мөгаен. Менә шундый урманда көнне төнгә ялгап эшләргә туры килде безгә үсмер чакта. Өстәвенә, ач һәм ялангач идек.
Миңа һәм минем башка яшьтәш­ләремә унөч-ундүрт яшь иде. Безне, малайларны, урман хәзерләргә җибәр-де­ләр. Сугыш еллары, авылда ир-егетләр юк. Агачларны кисә һәм аларны елга буйлап сал итеп агыза идек. Ун кешедән торган һәр бригада дәү-ләткә бик аз булмаган үз нормасын тапшырырга тиеш. Хәзер күпме бул­ганын хәтерләмим дә инде. Авыр булды. Балта һәм пычкы белән эшләп арыйсың, куллар үтереп сызлый, кичкә көч-хәл калмый. Өйгә качып кайтып китәсе килә, ләкин ярамый. Айлар буена урманда яшәдек. Арытаба да, оныккаем, бу балта гомерем буена минем кулдан төшмәде, күпме йортлар, мунчалар, абзарлар салдым...
Картәтием сөйли, ә куллары эшли, менә бер сап әзер дә инде. Аның кулларына карап сокланам. Картәтиемне шул кырыгынчы елларда күз алдыма китерә алмыйм. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа ун яшь булган.
— Ә өйдә әнием ялгызы, ашарга бернәрсә дә юк. Ничек итеп көздән калып туңган бәрәңге җыйганыбызны, әнием алардан кабартмалар пешергә­нен һаман оныта алмыйм. Тәме әле дә тел төбендә, алар ул чакта шундый тәмле тоела иде. Айлар буена икмәк күрмәдек бит, кабырчыклардагы әкәм-төкәмнәр белән тукландык. Мин суга яхшы чума һәм яртышар чиләк кабырчык җыеп алып кайта идем. Алар яр буенда калмый да, күлнең уртасына диярлек йөзеп кереп, суга чумып эзләргә кирәк. Өй эченә тәмсез ис тарала үзләреннән. Әкәм-төкәмнәрне табага тезеп салып, мич­кә куябыз, тәмле булмасалар да, ашарга була, нәрсә эшлисең, яшәргә кирәк бит.
Кичләрен әнием бе­лән бергә чабата үреп, аларны сөткә алмаштыра идек. Кем ничек булдыра ала, шулай исән калырга тырышты. Анда, фронтта, безнең якыннарыбыз кан түгә, аларга авыррак, дип уйладык без һәм түздек, зар­ланмадык. Зур абыем Белоруссия фронтында сугышты, кече лейтенант дәрәҗәсендә Берлинга кадәр барып җитте, әмма туган якка әйләнеп кайта алмады, һәлак булды. Икенче абыем сугыш барган дүрт ел буена Приморск шахтасында эшләде, армиядән соң аны шунда эшкә калдырдылар, 1947 елда гына ул өйгә кайта алды. Уңыш җыйган чорда басуда бил бөктек, өйгә кайтармадылар, шунда төн куна идек. Җирне ат белән түгел, үгезләр һәм сыерлар җигеп сөрдек.
Хәзер шуларның барысын да искә төшерсәм, без, үсмерләр, үзебез өчен дә, фронтка киткән ир-егетләр өчен дә ничек эшләп өлгерүебезгә ышана алмыйм. Ә кышкы озын кичләрдә белем дә алдык әле, һәм начар укымадык!..
Картәтием уйга калды, аннары, як-ягына карап:
— Нинди рәхәт! Ә! Укы, оныккаем, үзеңне кызганма. Кеше булырсың. Әйе, ачлык, ялангачлык иде, — дип янә кабатлады ул. — Кешеләр ачтан, төрле авырулардан күпләп үлде, өстәвенә, авылга “похоронкалар” да килә. Һәр йортка диярлек кайгы җиле кагылды. Без бәхетле балачакны күр­мәдек. Мин сугышта булмадым, ләкин безнең өчен фронт биредә, тылда иде. Анда дошман — фашист, аны үте­рергә, куарга кирәк. Монда башка дошман — ачлык, аны үтереп тә, куып җибәреп тә булмый. Өлкәннәр һәм без, балалар, аны җиңеп чыктык. Ничек? Кайчакта үземнән шулай сорыйм. Дошманга карата нәфрәт, якыннарга бул­ган сөю безгә ал-ял белмичә эш­ләргә этәргеч бирде. Алар анда фашистларны тукмый, ә фронттагы якын­на­рыбызның уңышы безгә бәйле иде. Аларга икмәк, утын һәм башка әйбер­ләр кирәк. Шуңа да исән калдык, шуңа күрә ачлык-ялангачлыкны җиң­дек һәм илебезне коткардык. Юк, мин фашистны күрмәдем, әмма ул һәр көнне үзе турында белгертеп торды һәм без аны каргадык, үз хезмәтебез, чыдамлыгыбыз белән җиңдек, ярдәм итүен сорап Ходайга ялвардык...
Урманнан өйгә сөйләшмичә генә кайттык. Картәтием, мөгаен, күңелен­дә һаман шул дәвер белән яшәгәндер, ә мин ишеткәннәрем турында уйландым. Минем алда тарихның янә бер бите ачылды. Ул уку әсбабы буенча дәрес түгел, сугыш елларын тылда кичергән шаһитның тере хикәяте иде.

Вадим Әделгәрәев.
Дүртөйле районы.