+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 июнь 2021, 14:20

Аккордеонда – немецлар тарихы

Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының Благовар районындагы бүлеге — Немец тарихи-мәдәни үзәге Пришиб авылында урнашкан.

Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының Благовар районындагы бүлеге — Немец тарихи-мәдәни үзәге Пришиб авылында урнашкан.

Тарихи-мәдәни үзәк үз эшчәнлеген бу төбәккә ХIХ гасырда күченеп килгән немецларның милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм мәдәниятен саклап калу максатында зур эшчәнлек алып бара. Үзәкнең баш белгече Юлия Артес әйтүенчә, бу юнәлештә төрле чаралар оештырыла һәм алар зур уңыш белән үтә. Шушы көннәрдә биредә оештырылган “Музейлар төне-2021” акциясе немецларның тарихи үткәнен барлауга багышланды. Әйтергә кирәк, моның өчен җирлек бар. Үзәкнең бер бүлмәсендә музей җиһазландырылган.
Тупланган экспонатларны бөртекләп дигәндәй өй борынча йөреп җыйганнар. Алар немецларның тормыш-көнкүреше турында бай мәгълүмат биреп, халыкның яшәеш үзенчәлекләрен бар тулылыгы белән чагылдыра.
Акция барышында музейда тематик экскурсияләр оештырылды. Алар өлкән яшьтәгеләргә дә, укучы балаларга да тәгаенләнгән иде. Музейда булучылар экспонатлар тарихы, аларны тапшыручы гаиләләр белән танышты. Бу уңайдан шуны да билгеләп үтик: 90нчы елларда биредә яшәүчеләрдән күпләр тарихи ватаннарына – Германиягә күченеп китте. Әмма алар тапшырган көнкүреш кирәк-яраклары, китаплар, истәлекле фотолар хәзерге чорда музейда кадерләп саклана һәм немецларның үткәне турында бай мәгълүмат бирә.
Немецларның тарихи йолаларына бәйле экспонатлар арасында кием-салымнар, кул эшләре үрнәкләре зур урын алган. Әйткәндәй,төбәктә яшәүче немецлар арасында хәзерге чорда да милли кием тегүчеләр сакланган. Аларның эшләреннән оештырылган күргәзмә зур кызыксыну тудырды. Тегү-чигү эшләре остасы Лидия Миллер үткәргән мастер-класс аеруча балаларны җәлеп итүе белән әһәмиятле. Музейда сакланучы экспонатлардан музыка коралларының күплеге игътибарны җәлеп итә. Алар арасында борынгылары да бар. Мәсәлән, Валерия Куповых уйнап күрсәткән аккордеон Бөек Ватан сугышыннан кайткан трофей буларак билгеле. Пришиб немецлары Бөтендөнья фольклориадасында чыгыш ясарга әзерләнә.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.
Читайте нас: