Барлык яңалыклар

Ут эченнән исән чыккан

Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калса да, ата-бабаларыбызның батырлыгы һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә. Кызганычка каршы, еллар үтү белән Бөек Ватан сугышында гомер­ләрен аямый көрәшкән якташларыбызның сафлары сирәгәя бара. Кырмыскалы районында 76нчы Җиңү язын 8 ветеранга каршы алу насыйп булса, бүгенге көндә 7 фронтовик исән. Шуларның иң өлкәне — Сахай авылында яшәүче Сабирҗан Зиннәт улы Әсфәндияров, Аллаһ боерса, берничә айдан 104 яшен билгеләячәк.

Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калса да, ата-бабаларыбызның батырлыгы һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә. Кызганычка каршы, еллар үтү белән Бөек Ватан сугышында гомер­ләрен аямый көрәшкән якташларыбызның сафлары сирәгәя бара. Кырмыскалы районында 76нчы Җиңү язын 8 ветеранга каршы алу насыйп булса, бүгенге көндә 7 фронтовик исән. Шуларның иң өлкәне — Сахай авылында яшәүче Сабирҗан Зиннәт улы Әсфәндияров, Аллаһ боерса, берничә айдан 104 яшен билгеләячәк.

Сабирҗан Зиннәт улы 1917 елның 20 сентябрендә гаиләдә уникенче сабый булып дөньяга килә. Шул еллардагы барлык балалар күргән авырлыкларны күреп үсә. Урындагы җиде­еллык мәктәп­не тәмамлау белән “Якты күл” колхозында хезмәт юлын башлый — аны табельщик итеп билгелиләр. 1938 елда авылдашлары Сабирҗанны армиягә озата.
Хәрби хезмәте Кытай чигендә, 107нче артиллерия полкында үтә. 1940 елның язында Сабирҗан Әсфән­дия­ровны Волочаевка хәрби шәһәр­чегенә танк полкына күчерәләр, анда ул сержант дәрәҗәсе ала һәм механик-водитель булып хезмәт итә.
1941 елның сентябрендә туган якларга кайтуын түземсезләнеп көтә. Ни дисәң дә, өч ел дәвамында туган йорты, якыннары белән аны сирәк булса да йөргән хатлар гына бәйли. Сагынуыннан очрашу мизгелләрен еш күз алдына китерә. Әлбәттә, теләге тормышка аша, ләкин моңа кадәр аңа күпме утлы юллар аша үтәргә туры килә. 1941 елның 22 июнендә, якты көн­не яшен суккандай, егетнең дә уй-хыяллары челпәрәмә килә — таң атып килгәндә куркыныч төшләрдә генә була торган күренеш — илебезнең чикләрен фашист Германиясе гаскәр­ләре басып керә.
Дүрт айдан соң аны һәм башка солдатларны Көнбатышка озаталар. Беренче ноябрьдә алар Мәскәү белән Ленинград арасында урнашкан “Тихвин” узел станциясенә килеп төшәләр.
“Дошманны станциягә җибәрмәскә” дигән боерык алалар. Сугыш коточкыч була: танклар тар-мар ителә, ләкин алар корал тотып сугышуны дәвам итә. Бу беренче сугыш әле булса аның күз алдында тора.
Шушы яуда якташыбыз каты яралана. Аны санитаркалар табып ала. Декабрьгә кадәр госпитальдә дәва­лана. Аннан чыккач, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүен белә.
Часть таркалганнан соң Сабирҗан Зиннәт улын Смоленскига җибәрәләр, биредә һәр тотам җир өчен каты алышлар бара. 1942 елның гыйнварында, дошманның оборонаны өзәргә җыенуын белеп, төнлә һөҗүм башларга карар ителә. Бу сугышта якташыбыз икенче тапкыр яралана — кыйпылчык теш казнасын ярып керә һәм ул аңын югалта. Бу юлы да ике санитарка аны яу яланыннан бер-берсенә беркетелгән ике чаңгыга салып алып чыгалар. Вологда шәһәренә госпитальгә озаталар. Контузия һәм операциядән соң өзлегүләр килеп чыга. Шуңа карамастан, Сабир­җан Зиннәт улы янә сафка баса һәм ирекле танкистлар составында Горький шәһәренә Англия һәм Америка танклары белән идарә итәргә өйрәнү өчен җибә­релә. Имтихананнарын яхшы тапшыргач, 1944 елның августында Карпат таулары янындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Анда аның танкы һөҗүмгә эләгә, экипаж таркала һәм исән калган танкистларны яңа бронемашиналар алырга җибәрәләр. Аннары — Польша: ул Будапештны азат итүдә катнаша.
— Март урталарында, Дунай елгасын салларда кичеп, Австрия чигенә якынлаштык. Бервакыт күктә берничә немец самолеты күренде һәм безнең танкларга ата башлады. Бомба кыйпылчыгы күземә эләкте. Яңадан госпиталь. Табиблар бер күземне алырга дигән карарга килде. Ничек? Мин бит әле яшь. Бер күзле егеткә кызлар да карамаячак, дип ризалык бирмәдем, — ди ветеран.
Аннары аны икенче госпи­тальгә күчерә­ләр. Анда табиблар аны опера­ция­гә күндерә: кайпылчык тирән урнашкач, бөтенләй сукыр калу ихтималлыгы зур була. Мондый авыр чорда, сирәк булса да, өй­дән килгән хатлар сөенде­реп, көч бирә аңа.
Җиңү көнен Әсфәндияров туган йортыннан мең чакрым ераклыкта каршы ала. Аларның эшелонын Ру­мыниягә озаталар, шунда алар сугыш тәмам­лануын белә.
Җиңүдән соң якташыбыз Эчке гаскәрләр составында зур булмаган Румыния шәһәрендә хәрби әсирләр лагерен саклый.
— Мартта гына, җиңүдән соң бер ел үткәч, туган авылыма кайту бәхете­нә ирештем. Аңлата алмас хис-ки­черешләр... Бәхет яшьләре туктамый акты. Сигез ел буе өйдә булмадым бит, — ди Сабирҗан Зиннәт улы, бу мизгелләрне әле дә күз яшьләре бе­лән искә алып.
Кайтуына өч көн дә үтми, колхоз рәисе килеп, эшкә чыгуын сорый. Кичәге фронтовикка секретарь һәм кассир эше йөкләтелә.
Бераздан авылның чибәр кызына өйләнә. Садыйка Йөз­лек­бай кызы бе­лән өч ул һәм бер кызга гомер бүләк итәләр.
Сабирҗан Зиннәт улы гомере буе “Победа” колхозында эшли. Хуҗалык­ның келәт мө-дире, соңыннан терлекчелек тармагында азык базасы җитәк­чесе вазыйфасын башкара. Гел макталып тора, үзен намус­лы һәм җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтә. Балаларын да үзе үрнәгендә тәрбияли.
Бүген Сабирҗан Зиннәт улы кызы Гүзәл һәм кияве Риф тәрбиясендә яши. Башка балалары, күпсанлы оныклары һәм туруннары да еш кайта.
Ел саен алмагачлар чәчәк аткан күркәм май аенда ветеран үзенең ихатасында күпсанлы кунакларны кабул итә. Башкача булу мөмкин дә түгелдер, чөнки кайчандыр бу йорттан 12 ба­ланың 6сына сугышка китеп, икесенә генә исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп була, шуларның берсе — Сабир­җан бабай. Менә быел да кунакларны ул үз аякларында чыгып каршы алды. Әлбәттә, хәзер инде сәламәтлеге какшап, колаклары начар ишетсә дә, һәммәсен дә Җиңү көне белән котлап, илебезнең имин, күкләребезнең аяз булуын теләп утырды. Бөек Җиңү көне — йөзъяшәр ветераныбыз өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Үлем белән күпме тапкыр күзгә-күз очрашырга туры килсә дә, ут эченнән исән чыгарга һәм туган якларына әйләнеп кайтып, озын матур гомер кичерергә насыйп була аңа.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.