+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
30 июнь 2021, 20:10

Судан алып чыгып, җан өргән

Үсмер, сабыйга ясалма сулыш ясап, йөрәген тибәргә мәҗбүр иткән.

Үсмер, сабыйга ясалма сулыш ясап, йөрәген тибәргә мәҗбүр иткән.
Әбҗәлил районының Равил авылы егете Данир Мөхәммәдиев бер сәгатьтә геройга әйләнгән. Мәктәп укучысы очраклы рәвештә вакыйга урынында булып чыга һәм Кырдас авылына кунакка кайткан кечкенә малайның гомерен саклап кала.
Бала Кизил елгасында су коенганда агымга каршы тора алмыйча төпкә киткән. Моны Данир күреп алган. Егет, уйлап тормыйча, суга чума һәм янәшәдәге балалар ярдәмендә аны судан тартып чыгара, ә аннары акрын гына ясалма сулыш ясый башлый.
Шунда ук түгел, әмма малайның йөрәге акрынлап тибә башлый, пульсы барлыкка килә. Тиздән өлкәннәр килеп җитә, алар реанимация эшләрен дәвам итә.
Зыян күргән малай әле табиблар күзәтүе астында.
Герой үсмернең күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүе билгеле, ә аның әнисе Әкълимә күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан «Ана даны» медален алган.
Фото: башинформ
Читайте нас: