+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
3 август 2021, 18:00

Бездән башка беркем дә түгел!

Ярмәкәй авылының Җиңү паркында барлык буын сугышчылары-десантчыларына багышланган стела барлыкка килде.

Бездән башка беркем дә түгел!
Бездән башка беркем дә түгел!

Ачылу тантанасы 2 августта Һава-десант гаскәрләре көнендә узды. Тантанага 20дән артык ВДВ ветераны, шулай ук аларның туганнары, балалары һәм дуслары килгән иде.

Стела төзү идеясе ветераннарда бер ел элек – әлеге төр гаскәрләрнең 90 еллыгы уңаеннан юбилей очрашуында барлыкка килде.

Флагны күтәрү хокукы сугыш ветераны Фәрхәт Кинҗәбаевка бирелде.

ВДВ ветераннарын сәламләп, район хакимияте башлыгы Илшат Райманов аларга инициатива күрсәткәннәре һәм аны тормышка ашырулары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышында катнашучылар көннән-көн азая барган шартларда төрле гаскәрләрнең Ветераннар берлегенә яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү буенча бурычлар йөкләнә. Ул Һава-десант гаскәрләренең ветераннар берлеге үзенең тәрбияви миссиясен намус белән башкарачагына һәм Ватанны саклаучылар традицияләрен лаеклы дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде һәм аның рәисе Ришат Насыйбуллинга рәхмәт хаты тапшырды.

Ярмәкәй районы Һава-десант гаскәрләренең ветераннар берлеге әгъзалары, вакытлар узу белән алар мемориалны «дядя Вася» – һава-десант гаскәрләре белән идарә итүче армия генералы Василий Маргелов, 1нче санлы десантчы бюсты белән тулыландырачаклар, дип билгеләп үттеләр. Ә әлегә Җиңү паркына десантчылар символы – парашют куелды, анда десантчыларның «Бездән башка беркем дә түгел» дигән шигаре язылган.

Десант хәрбиләренә изге теләкләрен отставкадагы полковник Динар Гыйльметдинов та җиткерде. Армиядә хезмәт иткән елларын искә алып, ул, егетләргә десантчы исемен горур тотып, һәрвакыт алдынгы булып калуларын теләде.

Фото: Энҗе ШӘФЫЙКОВА

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: