+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
14 август 2021, 15:35

Десантчылардан - Мактау грамотасы

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хәрби дан музеенда Һава-десант гаскәрләре ветераннары белән очрашты.

Десантчылардан - Мактау грамотасы
Десантчылардан - Мактау грамотасы
Очрашу башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе Уфаның Җиңү паркында «Десантчылар буыны берлеге» мемориалын карады. Аның авторы Рифат Хуҗагалиев яңа монументның ничек төзелүе турында сөйләде һәм Башкортстан Башлыгына аны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, арт-объектны 2 августта Һава-десант гаскәрләре көнендә ачтылар.

"Без республикада үсеп килүче буынны армиягә әзерләү үзәге – Чишмә районындагы хәрби часть базасында «Патриот» паркы оештырабыз, - диде Радий Хәбиров. – Быел октябрь-ноябрьдә анда беренче курсантларны кабул итәргә планлаштырабыз. Этаплап төзиячәкбез: уку, йокы корпуслары, «Партизан авылы», каршылыклар полосалары. Биредә Геройлар аллеясе дә булачак. Халык анда килеп, хәрби техника үрнәкләрен карый һәм хәрби рухка якыная алсын өчен кирәк болар. ВДВ ветераннарына безнең уртак эшкә кушылырга тәкъдим итәм".

Русия Әфганстан ветераннары берлегенең төбәк бүлеге рәисе Марат Кудермәтов республикада үткәрелгән спорт һәм патриотик чаралар турында сөйләде.

"Башкортстан властьлары ярдәме нәтиҗәсендә безнең истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга багышланган күпсанлы спорт турнирлары турында төрле илләрдә һәм төбәкләрдә беләләр, - диде Марат Кудермәтов. - Без хәрби-спорт клубларында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырабыз, үсмерләрне хәрби хезмәткә әзерлибез».

«Башкортстан Республикасы ветераны» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Илдар Бәдретдинов сөйләвенчә, 2022 елда, пандемия тәнәфесеннән соң, төбәктә «Сугышчан биеклек» традицион патриотик җыр фестивале узачак.

Башкортстан Башлыгы ветераннар оешмалары эшен югары бәяләде һәм аларга республиканың иҗтимагый тормышында активрак катнашырга тәкъдим итте.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар шулай ук «Десантчылар буыны берлеге» мемориалын булдыру тарихы турында «Хәтер күпере» фильмын карады.

Аннары Рифат Хуҗагалиев Башкортстан Башлыгына сугыш хәрәкәтләре ветераннары исеменнән Мактау грамотасы һәм «Десантчылар буыны берлеге» скульптура төркеме рәсеме төшерелгән истәлекле статуэтка тапшырды.

Радий Хәбиров бу уңайдан социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.
"2 августта Уфада Җиңү паркында "Десантчылар буыны берлеге" һәйкәлен ачу тантанасында катнаша алмадым. Тик мин аларга килергә һәм аралашырга сүз бирдем. Ә мин үз сүземдә торырга күнеккән.

Бүген мин бу һәйкәлгә бик теләп һәм аерым хис-кичерешләр белән килдем. Ул сугышчы-десантчыларның өч буынына багышланган, күңел биреп һәм тирән мәгънәле итеп башкарылган. Ә аннан соң төрле вакытларда хезмәт иткән батыр кешеләр белән сөйләшү булды. Очрашуда сугышта һәлак булган яугирләрнең әти-әниләренә аерым игътибар бирүне, балаларыбызны патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләрендә ветераннар оешмаларына ярдәм итүне сорадылар. Бу кешеләр беркайчан да үзләренә берни дә сорамый. Алар шулай тәрбияләнгән һәм күңелләрендә шундый куәтле дәрәҗә бар. Хөрмәт белән!"

фото: bashinform


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: