+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 декабрь 2021, 16:05

“Безгә үткәннәрне онытмаска кирәк...”

Радий Хәбиров “Хатынь" мемориаль комплексына чәчәкләр салды.

“Безгә үткәннәрне онытмаска кирәк...”“Безгә үткәннәрне онытмаска кирәк...”
“Безгә үткәннәрне онытмаска кирәк...”
8 декабрьдә Белоруссиягә эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика рәсми делегациясе вәкилләре белән бергә “Хатынь” мемориаль комплексында булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алды һәм чәчәкләр салды.

"Хатынь" мемориалы — Белоруссиянең барлык яндырылган авылларын искә алу. Аны 1969 елда Минск өлкәсенең Логой районындагы элекке авыл урынында ачалар. Бу — икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Белоруссия халкы кичергән зур фаҗига символы.

Хатынь бу кайгылы көнгә кадәр 26 ихаталы гадәти тыныч авыл була. 1943 елның 22 мартында иртән авылдан 6 чакрым ераклыкта партизаннар немец автоколоннасына ут ача. Анда немец офицеры һәлак була. Тиздән авылны фашистлар әйләндереп ала. Алар картларны, хатын-кызларны, балаларны амбарга куып кертә һәм ут төртә. Утта 149 кеше янып үлә, шул исәптән 75 бала, иң кечкенәсенә нибары җиде атна була. Фаҗиганең бердәнбер өлкән яшьтәге шаһиты — 56 яшьлек Иосиф Каминский. Ул яраланган улын чыгарырга омтыла, тик аны коткарып кала алмый...

"Хатынь" мемориалы — Белоруссиядә иң хөрмәтле урыннарның берсе. Ул һәлак булган авылның планировкасын кабатлый. Комплекс үзәгендә — алты метрлы “Непокоренный” бронза скульптурасы. Кулында үле малай гәүдәсе тоткан ир образы Иосиф Каменский һәм аның улы турында истәлеккә булдырылган.

Чәчәкләр салганнан соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәр халык өчен тарихи хәтернең мөһимлеге турында сөйләде.
– Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядә яшәүче һәр дүртенче кеше һәлак булган, өстәвенә, корбаннарның күбесе тыныч халыкка туры килә, – диде төбәк җитәкчесе. – Безгә үткәннәрне истә тотарга кирәк. Мин өлкән кеше буларак, тарихны яхшы беләм, сугыш нәтиҗәләрен аңлыйм. Безнең бүгенге укучыларыбыз да үз иленең тарихын белергә тиеш. Аларны бирегә алып килергә кирәк, монда барысы да башкача кабул ителә. Без архивларны ачып дөрес эшлибез, элек сөйләмәгән явызлыкларның яңа фактлары турында сөйлибез. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен боларны истә тотарга кирәк.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас