+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 декабрь 2021, 09:50

Игорь Комаров Ватан Геройлары көне белән котлады

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ халкын Ватан Геройлары көне белән котлады.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ халкын Ватан Геройлары көне белән котлады.

"Бүген Идел буе федераль округы бөтен ил белән бергә Ватан Геройларын хөрмәтли. Бу көн - илебездә 2007 елдан бирле билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Без халыкка хезмәт итү, үз җиреңә, якыннарыңа мәхәббәт, ышаныч, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булган кешеләрне искә алабыз һәм хөрмәтлибез. Геройларның батырлыклары һәм исемнәре мәңгегә Русия тарихына язылган, алар - безнең һәркайсыбыз өчен ватанга хезмәт итү, балаларыбызны тәрбияләү һәм үстерү үрнәге.

Ватан геройлары - ул Русиянең куәте. Кемдер - Бөек Ватан сугышы фронтларында, кемдер – җинаятьчелеккә һәм террорчылыкка каршы көрәштә, кемдер бөек ачышлар кылган, катлаулы сынаулар үткәргән, күләмле проектларны тормышка ашырган өчен Герой исеменә лаек булган. Бу кешеләрнең барысын да Ватанга мәхәббәт һәм бурыч тойгысы берләштерә. Һәр герой турында хәтер - ул безне алга этәрүче, рухландыручы көч. Сүз дә юк, бу - буыннар хәтере дә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз да аны алга таба тапшырачаклар. Безгә барыбызга да бердәм халык булып калу, бер-беребезгә ярдәм итү һәм уртак файдага эшләү бик мөһим", - диелә Игорь Комаровның котлавында".

Игорь Комаров Идел буе федераль округының барлык халкына ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Фото: 27r.ru

Игорь Комаров Ватан Геройлары көне белән котлады
Игорь Комаров Ватан Геройлары көне белән котлады
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас