+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 декабрь 2021, 16:52

"Кызыл паша" иленә кайтачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бишбүләк районына эш сәфәре кысаларында Дүсән авылында күренекле совет дипломаты Кәрим Хәкимовның йорт-музеенда булды.

"Кызыл паша" иленә кайтачак"Кызыл паша" иленә кайтачак
"Кызыл паша" иленә кайтачак

Аның фондларында танылган «Кызыл паша»ның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган 1 346 экспонат саклана. Музей заллары Кәрим Хәкимовның балачагы, мәдрәсәдә һәм Томск ир-егетләр гимназиясендә укуы турында сөйли. Музейда тәкъдим ителгән шәхси әйберләр арасында аңа Гражданнар сугышы истәлегенә дуслар бүләк иткән портфель дә бар. Монда Көнчыгыштагы дипломатик миссия чорының уникаль фоторәсемнәрен күрергә мөмкин. Кәрим Хәкимовның кулга алыныр алдыннан соңгы фотосурәте дә бар.

2022 елда музей янында урнашкан күпфункцияле мәдәният үзәгендә Кәрим Хәкимовка багышланган заманча мультимедиа экспозициясен ачу планлаштырыла.

- Хәзер онытылган исемнәрне актив кайтаруыбыз яңалык түгел, республиканың күренекле кешеләре истәлегенә тиешле бәя бирәбез. Кәрим Хәкимов - гаҗәеп язмыш кешесе. Ул ил тарихына Якын Көнчыгыштагы яшь Совет дәүләте мәнфәгатьләренең уңышлы вәкиле буларак кереп кала, Сөгуд Гарәбстаны короленең дусты була. Аны репрессияләп атып үтергәч, безнең илдә озак вакытлар Сөгуд Гарәбстаны белән дипломатик мөнәсәбәтләр булмады. Чөнки король гаиләсе, СССР һәм гарәп дөньясын якынайту өчен күп көч куйган кеше белән ватанында гаделсезлек хөкем сөрүен кабул итми, – диде Радий Хәбиров. - Уфада Кәрим Хәкимовның зур музее оештырабыз, аны киләсе елда дипломатның тууына 130 ел тулу уңаеннан ачарга планлаштырабыз. Шуңа күрә көчләрне берләштерергә кирәк.

Төбәк җитәкчесе республиканың Мәдәният министрлыгына Бишбүләк районының Дүсән авылында Кәрим Хәкимовның музей-йортын үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә, шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры сәхнәсендә «Кызыл паша» спектаклен тергезергә кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас