+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 декабрь 2021, 06:45

Яшь геройларга бүләкләр тапшырылды

25 декабрь көнне «Башкортостан» концертлар залында «Яшь буын геройлары» форумы булып узды.

Яшь геройларга бүләкләр тапшырылдыЯшь геройларга бүләкләр тапшырылды
Яшь геройларга бүләкләр тапшырылды
Чара кысаларында бөтен республика геройлары бүләкләнде. Алар барысы да кемнеңдер гомеренә куркыныч янаганда батырлык күрсәткән. Шулай ук, проектны тормышка ашыру кысаларында "Геройлар безнең арада" фильмы төшерелде, ул форумда тәкъдим ителде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанның "Яшь гвардиясе"нең 2018 елдан үткәрелә торган «Башкортстанның кечкенә геройлары форумы» дигән шундый ук форматтагы патриотик проектны тормышка ашыруда уңышлы тәҗрибәсе бар инде.

«Быел 30 кеше бүләкләр алды. Алар - кискен хәлләрне игътибарсыз калдырмаган, башкаларны коткару өчен үз гомерләрен кыркыныч астына куйган: беренче ярдәм күрсәткәннәр, янгыннардан хәтта өлкәнрәк һәм авыррак кешеләрне дә чыгарганнар. Мондый геройлар аз түгел, әмма еш кына алар киң аудиториягә мәгълүм түгел. Мондый форматтагы проект халыкның героик гамәлләр кылган кешеләр турында хәбәрдарлыгын арттырырга мөмкинлек бирә", - диде "Бердәм Русия"нең "Яшь гвардиясе" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Оскар Лютов.

Бүләкләрне Каринэ Хәбирова, Тамара Тансыккуҗина, Рөстәм Әхмәдинуров һәм башкалар тапшырды.

Фото: bash.news


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас