+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 февраль 2022, 06:05

Геройга багышланган кабинет ачылды

Башкортстанның Дәү­ләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөс­тәм Әхмә­ди­нуров һәм парла­мент­ның Мә­гариф, мәдә­ният, яшь­ләр сәя­сәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсә­дуллин эш сә­фәре белән Чиш­мә районында булдылар.

Геройга багышланган кабинет ачылдыГеройга багышланган кабинет ачылды
Геройга багышланган кабинет ачылды
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуы көне уңаеннан депутатлар район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров белән бергә Келәш авылы урта мәктәбендә Русия Герое, генерал-майор Риф Сәхәбетдиновка багышланган Герой партасы белән кабинет ачтылар. Тантаналы чарада шулай ук педагоглар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Раил Әсәдуллин үзенең биографиясе, аерым алганда, Келәш мәктәбендә педагогик карьерасын ничек башлавы һәм башка коллегалары белән бергә сигезенче сыйныф укучысы Риф Сәхәбетдиновны ничек укытуы турында сөйләде. Хәзерге вакытта Русия Герое Санкт-Петербургта яши. Кабинетны ачу тантанасы барышында телекүпер оештырылды, Риф Сәхәбетдинов белән җылы аралашу булды. Ул педагогларны һәм укучыларны сәламләде, күпсанлы сорауларга җавап бирде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас