+3 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
6 март 2022, 15:26

5 айлык улы ятим калды...

Зианчура районында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Алексей Кондратьев белән хушлаштылар.

5 айлык улы ятим калды...
5 айлык улы ятим калды...

6 мартта Зианчура районының Исәнгол авылында шушы төбәктә туып-үскән, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган өлкән лейтенант Алексей Михайлович Кондратьевны соңгы юлга озаттылар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, вице-премьер Ирек Сәгыйтов, Зианчура районы хакимияте башлыгы Дәмин Юланов, яугирнең туганнары, якыннары, дуслары һәм якташлары батыр егет белән хушлашырга килгәннәр иде.

- Башкортстанның лаеклы улы, офицер, өлкән лейтенант, Ватанны саклаучы яугир Алексей Михайлович Кондратьевны соңгы юлга озатабыз. Әлбәттә, бик кызганыч, безгә япь-яшь егетләр белән саубуллашырга туры килә - аңа нибары 25 яшь иде. Бик кызганыч!

Ләкин бүген без аңа һәм меңләгән шундый ук егеткә рәхмәт әйтергә тиешбез! Илебезне яклаган, безне яклаган, үзләренең хәрби бурычын үтәгән өчен.

Безнең Президент Владимир Владимирович Путин махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Ул бердәнбер кирәкле һәм дөрес карар булды. Һәм бу операция ахырга кадәр җиткереләчәк, - диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Алексейның хатыны, кечкенә улы, әти-әнисе калды.

Радий Хәбиров Зианчура районы хакимияте башлыгына Алексей Кондратьев истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

Алексей Кондратьев укыган Исәнгол 2нче урта мәктәбе укытучысы Светлана Родионова уку йортына һәлак булган яугирнең исемен бирүне сорады.

Белешмә:

Алексей Михайлович Кондратьев 1996 елның 8 маенда Зианчура районының Исәнгол авылында туган. Исәнгол 2нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Вольск хәрби һәм транспорт академиясенә укырга кергән. Уку вакытында Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан.

Өлкән лейтенант исемендә Белгород өлкәсенең Валуйки шәһәрендә тыл буенча отряд командиры булып хезмәт итә.

Донбассны яклау буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була.

Алексей Кондратьевның хатыны һәм биш айлык улы калды.

 

Фото: glavarb.ru

5 айлык улы ятим калды...
5 айлык улы ятим калды...
5 айлык улы ятим калды...
5 айлык улы ятим калды...
5 айлык улы ятим калды...
5 айлык улы ятим калды...
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: