

Апрель ахырында аңа әле нибары 25 яшь тулган булыр иде. Тик офицерның гомере Украина җирендә, махсус хәрби операция вакытында өзелгән. Танк взводы командиры Ватаныбыз иминлеге, азатлыгы өчен каһарманнарча көрәшеп, чын батырларча һәлак булган.
Республикабыз Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров, батыр офицерны соңгы юлга озатканда, аның исеме мәңгеләштереләчәге, гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады. Башкортстаныбызның, Кушнаренко җиренең герой улы үз исемен тарихка алтын хәрефләр белән язды, аның якты истәлеген кадерләп сакларбыз, диде ул.
Илвир Галләмов хакында авылдашлары бары тик җылы сүзләр белән генә сөйли.
- Күз алдында буй җиткергән бала бит ул, - ди Илвир Илмир улы хакында аның сыйныф җитәкчесе Эльвира Мисбах кызы Гыйльманова, яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртә-сөртә. - Тату, матур гаиләдә туып-үсте. Әтисе төзүче, әнисе авылыбыз мәктәбе ашханәсендә эшли. Сеңлесе Илсөяр медицина колледжында белем ала. Илвир кечкенәдән хезмәт сөючән, акыллы бала булды. Мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә өлгәште. Спортны яратты. Сыйныфның иҗтимагый тормышында актив катнашты ул. Төрле иҗади бәйгеләрдә дә бихисап күркәм җиңүләр яулады.
- Бишенче сыйныфтан башлап Илвир Уфа шәһәренең “Витязь-юниор” диңгез пехотасы хәрби-патриотик клубында шөгыльләнә башлый. Әлеге клубның филиалы Калтай авылында ачыла. Филиал өчен бинаны крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, туган авылының игелекле улы Дамир Фәнүз улы Гыйльманов бирә. Ул ук үсмерләрне башкалага ярышларга йөртә.
“Витязь-юниор” клубында шөгыльләнгәндә Илвир ушу-саньда буенча Уфа шәһәре, Башкортстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы чемпионы исемнәрен яулады. Русия беренчелегенә чыкты, - ди авылдашы белән горурланып Дамир Фәнүз улы.
2015-19 елларда Илвир Галләмов командирлар әзерләүче Казан югары танк училищесында белем ала. Сәләтле, тирән белемле, тырыш һәм максатчан егет, хәрби бурычын үтәү өчен 2019 елда Чечня Республикасының Грозный шәһәренә җибәрелә. Хәрби хезмәте барышында ул 71нче мотоукчылар полкы җитәкчелегенең бихисап Мактау кәгазьләренә, күрсәткән батырлыклары өчен медальләргә лаек була.
Былтыр җәйдән башлап Илвир Илмир улы Кырым Республикасының Джанкой поселогында хәрби хезмәтен дәвам итә. Украинада махсус хәрби операция барышында Ильвир Галләмов танкына снаряд эләгә.
Һәлак булган офицерның хәрби хезмәттәше Евгений Бегунов Илвир Галләмовның бик яхшы, ярдәмчел, үзенә карата искиткеч таләпчән, һәрдаим камилләшү юлыннан атлаучы кеше булуын билгеләде.
Батыр танкистның сыйныф җитәкчесе Эльвира Гыйльманова Калтай мәктәбенә Илвир Галләмов исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Бу тәкъдимне, әлбәттә, республикабыз җитәкчелеге дә, авыл халкы да хуплап каршы алды.
...Калтай зиратында калкып чыккан яңа каберне кызыл канәферләр таҗлары белән кат-кат сыйпады, язгы кояш туң туфракны җылытырга тырышып, нурга коендырды, ә фотодан багучы сөйкемле батыр танкист, әйтерсең лә, “төшенкелеккә бирелмәгез, барысы да яхшы булыр” дигән кебек...
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Рәсемдә: батыр офицер Илвир Галләмов
Фото: Галләмовлар архивыннан