+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
11 март 2022, 13:15

Йөрәктә яшәрсең, яугир...

Контракт хезмәтенең өлкән лейтенанты Илвир Галләмов Украинада һәлак булган. Бүген аны туган ягында - Кушнаренко районының Калтай авылында җирләделәр. Мәтам чараларында республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Йөрәктә яшәрсең, яугир...Йөрәктә яшәрсең, яугир...
Йөрәктә яшәрсең, яугир...

- Шундый батыр ул үстерүегез, аңа лаеклы тәрбия биреүгез өчен бөтен халык исменнән зур рәхмәт сезгә, - диде төбәк Башлыгы батырның ата-анасына, якыннарына. - Без аның истәлеген мәңгеләштерү буенча карар кабул итәчәкбез.

Илвир укыган мәктәптә аның сыйныф җитәкчесе булган Эльмира Гыйльманова әлеге уку йортына аның исемен бирүне сорады.

Украинада хәрби задание үтәгәндә аның танкына снаряд тигән.

Илвир 1997 елда Кушнаренко районының Калтай авылында туган. 2020 елда Казан югары танк команда училищесын тәмамлаганнан соң, Чечен Республикасына хәрби хезмәткә алына, офицер, танкист. 58нче гомум хәрби армиянең 42нче мотоукчылар дивизиясе, 71нче мотоукчылар полкының танк взводы командиры булган.

2021 елның җәендә Кырым Республикасының Джанка бистәсенә командировкага китә, анда хезмәт итә.

Якыннары әйтүенчә, Илвир эчкерсез, игелекле, үз гамәлләре өчен җаваплы, үз әхлакый позициясен төгәл билгели, тормышка үз карашларын яклый белә торган кеше булган. Калтай гомуми белем бирү мәктәбендә укыганда ук сыйныф һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашкан. 5нче сыйныфтан Уфада «Витязь-юниор» диңгез пехотасы хәрби-патриотик клубында шөгыльләнгән. Клубта укыган вакытта Уфа шәһәре, Башкортстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә ушу-саньда чемпионы булган. Русия беренчелеге призеры, спорт мастерлыгына кандидат.
2015 елдан 2019 елга кадәр Казан югары танк команда училищесында укыган. Уку елларында сабырлыгы, үзе һәм башкалар өчен җаваплылыгы, кешелеклелеге, җиңүгә омтылышы белән аерылып тордган.
2019 елда хәрби бурычны үтәү юнәлеше буенча Чечня Республикасының Грозный шәһәренә җибәрелә. Хезмәт итү дәверендә берничә тапкыр 71нче мотоукчылар полкы командованиесе тарафыннан бүләкләнгән.
Илвир Галләмов - югары әхлак сыйфатлары, хәрби бердәмлеккә тугрылык, бурыч һәм намус үрнәге, "Хәрби батырлык", "Кавказда хезмәт иткән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас