Бу хакта "Учалинская газета" хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, Евгений Алямкин Русия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт иткән, танк командиры булган. Мәрхүмнең хатыны һәм кечкенә кызы Ева калган. Евага 15 мартта бер яшь тулачак.
Евгенийның гаиләсе янында район хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов булган. Ул солдатның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашкан һәм тиешле ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән.
фото: "Учалинская газета"