Матәм чараларында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, муниципалитетлар хакимиятләре башлыклары, яугирләрнең туганнары, якыннары, дуслары һәм якташлары катнашты.
Мәләвездә ефрейтор Александр Васильевич Бесов белән хушлаштылар.
Александр Бесов 1999 елның 23 апрелендә туган. Шәһәрнең 1нче гимназиясендә укый. 2017 елда Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә чакырыла. Хәрби хезмәтен тәмамланганнан соң контракт төзи. Ефрейтор исемендә Ырынбур өлкәсенең Тоцк авылында хезмәт итә. Донбассны яклау буенча махсус хәрби операциядә снайпер буларак катнаша. Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Батырлык ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән.
«Бүген монда, Мәләвез җирендә, без Башкортстанның лаеклы улы, сугышчы, герой Александр Бесовны соңгы юлга озатабыз. Бер айдан соң аңа нибары 23 яшь тулган булыр иде. Мондый яшь егетләрне югалту бик кызганыч. Без, һичшиксез, аның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Александр һәм хәзер илебезне яклаган меңләгән егетләребез алдында баш иябез".
Төбәк җитәкчесе Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдиновка Александр Бесов истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Стәрлетамакта шәһәрдә туып-үскән кече сержант Владимир Мокшин белән хушлашу тантанасы узды.
Владимир Мокшин 1985 елның 12 маенда Стәрлетамакта туган. Стәрлетамак физкультура техникумын тәмамлаган. Хәрби хезмәт үткәннән соң, Стәрлетамак 12нче мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы булып эшли. 2008 елдан - яңадан Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында. 2020 елдан кече сержант исемендә Алкино-2 авылында машина йөртүче-рота электригы буларак хезмәт итә. Донбассны саклау буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була.
«Бүген Стәрлетамак җирендә Башкортстанның чын улы, сугышчы, Герой Владимир Мокшин белән хушлашабыз. Без аңа аның хәрби батырлыгы, илебезне, безнең киләчәгебезне яклавы өчен рәхмәтле, - диде Радий Хәбиров. - Владимирның өч баласы калды. Без алар турында кайгыртачакбыз».
Фото: Башинформ