«Октябрь» гәзите хәбәр иткәнчә, күрсәткән каһарманлыгы өчен яугир үлгәннән соң «Батырлык ордены»на тәкъдим ителгән.
Айрат мәктәптә спорт белән актив шөгыльләнгән, технология түгәрәгенә йөргән. 2012 елда ул Аксен авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария фельдшеры белгечлеге алган.
2017 елның ноябреннән Айрат Фатыйхов Көнбатыш хәрби округы һава-десант гаскәрләренең 106нчы гвардия Һава-десант дивизиясендә артиллерия взводы командиры вазыйфасында контракт нигезендә хәрби хезмәт үтә.
Айратның якыннары һәм танышлары аны ачык йөзле һәм ярдәмчел кеше буларак искә алалар.
Фото: кп.ру