+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 март 2022, 12:50

Бер мизгелгә сыйган батырлык

Ә бүгенге җәмгыятьтә Марат Нуретдинов кебек чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнәме?

Бер мизгелгә сыйган батырлык
Бер мизгелгә сыйган батырлык
“Кызыл таң” гәзитенең быелгы 15 февраль санында журналист Резеда Галикәеваның “Кочаклашып күккә аштылар...” дигән мәкаләсен зур дулкынлану белән кат-кат укып чыктым. Чөнки бер укуда гына геройның батырлыгын тулысынча аңлап та, аны йөрәк аша үткәреп тә булмый.

Мәкаләдә язмышы тасвирланган Әфганстан батыры Марат Нуретдиновның якташым булуы чиксез горурлык хисләре уятты. Һәм, чыннан да, үз-үземә: “Мин аның урынында нишләр идем?” дигән сорау да биреп карадым. Өздереп “әйе” я “юк” дип әйтә алмадым, чөнки гомер монда, ихтыяр көче сынау тота. Ә Марат — чәчәктәй гомерен, җанын башкалар өчен фида кылган изге, кыю затларыбызның берсе! Аннары профессиональ әзерлек тә, җитезлек тә монда алгы урыннарга чыга. Алар Муса Җәлил, Александр Матросов, Зоя Космодемьянская, Миңнегали Гобәйдуллин батырлыгы турында ишетеп үскән, алар үрнәгендә тәрбияләнгән. Бу каһарманнар исемлегендә хәзер Марат Нуретдинов та бар.
Бүген Русия мәктәпләрендә патриотик тәрбия ничек куелгандыр, без үскәндә ул иң беренче урында иде. Безнең өчен изге бурычны үтәү яшәүнең иң югары максаты булды. Соңгы 35 елда күп үзгәрешләр кичердек. Уңаен да, тискәресен дә. Бигрәк тә яшь буынның хәрби хезмәткә карашы төрлечә икәне беркем өчен дә сер түгел.
Шундый хәлнең шаһиты булырга туры килде. Уфада ике яшь кешенең әңгәмәсе мине тетрәндерде. Берсе икенчесеннән: “Ты пойдешь служить?” — дип сорый. Тегесе: “Я дурак что ли, предки подсуетились, все пучком. Пусть там лохи служат”, — ди. Бәй, кыйммәтләр үзгәреп, Туган ил алдындагы бурыч, ир-егетлек икенче планга күчтемени хәзер?
Мин үзем 1985-87 елларда Коми Республикасының Печора шәһәрендә солдатта булдым. Аннан көчле спортчы, ныклы рухлы шәхес булып кайтуыма бүгенгәчә сөенеп, илебезгә рәхмәт укып яшим. Хәзерге яшьләрнең төркемнәре белән бер кешене үтергәнче типкәләүләре — оятсызлык һәм куркаклык билгеләре. Шул ук наркоманнарның, яшь эчкечеләрнең күплеге — ата-аналарның аларны армия хезмәтеннән төрле ысуллар кулланып алып калулары нәтиҗәсенең ачы җимеше. Балаларыгызны изге бурычны үтәүдән читләштермәгез! Соңрак үкенерсез.
Мин геройның энесе Гемир Хаҗетдин улын да, аның хатыны Светлана Камил кызын да күптән беләм. Кайткан саен очрашкан чакта матбугатта басылган мәкаләләремә, шигырьләремә бәя биреп, җылы сүзләре белән канат куеп торалар. Ә инде якыннарымны югалткач, туганнарым белән бергә миңа ихлас ярдәм иттеләр.
Гемир абый — белемле, тәрбияле, тыйнак шәхес. Районда озак еллар олы вазыйфа биләгән кеше буларак, ул абыйсын пропагандалап та йөри алыр иде. Аның моңа тулы хокукы бар. Ләкин ул алай кыланмады. Борай районының гына түгел, Башкортстаныбызның, куәтле Русиянең горурлыгы, рухи терәге булган Марат Нуретдинов турында күп кешеләр белергә тиеш. Тәкъдимнәрем дә бар. Борай районының “Алга” гәзитендә укучылар, гәзит алдыручылар арасында “Ватанпәрвәрлек — безнең йөрәкләрдә!” дигән мәкалә, инша, шигырьләр конкурсы игълан итү.
Дөньялар тыныч түгел. Хәлләр сәясәттә дә, икътисадта да көннән-көн катлаулана. Кем ул бүгенге көн батыры? Беренче чиратта якташым Марат Нуретдинов күз алдыма килә. Сүземне йомгаклап, геройның әнисенә, аның укытучыларына, Маратның хәрби училищедагы командирларына, хезмәттәшләренә һәм, әлбәттә, бу мөһим мәсьәләне күтәргән “Кызыл таң” редакциясенә аерым рәхмәтләремне җиткерәм.
Халык, Ватан үзенең батырларын онытмаса гына киләчәгебез якты, күңелләребез саф булачак!

Бер мизгелгә сыйган батырлык,
Эчләрендә сөю-матурлык.
Ватан дәшсә, кулдан килерме,
Үлемсезлек алып кайтырлык
Каһарманлык җанда булырмы?
Син... Мин... Ул..
һәм дә башка затлар
Газиз гомерләрен бирерме?
Антына гел тугры калырмы?
Галәм күзләреннән чык тама...
Гел яшь син, һәркөн безнең янда,
Мәңге күңелдәсең... үлеп тә.
Батырларның кыю йөрәген
Туктатыр көч юктыр күмеп тә!
Җиһан нуры — кылган гамәле,
Йолдыз төсле балкый гел күктә!
Тотам димә, куллар сузып та,
Барып җитеп булмый
очып та —
Үзе якын — үзе биектә!

Рәзиф ЗӨБӘЕРОВ,
шагыйрь, “Илһам чишмәләре-2019” шигырьләр конкурсы лауреаты.
Борай районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: