+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
28 март 2022, 18:50

Алар яралы солдатларны дәвалады

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә Донецк һәм Луганск халык республикаларында эшләгән табибларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Донбасста алар үз коллегаларына авыру һәм яралы сугышчыларны дәвалауда ярдәм итте.

– Безнең табиблар анда бер айга якын эшләде, урындагы белгечләргә ярдәм күрсәтте, – диде Радий Хәбиров. - ДНР һәм ЛНР җитәкчелеге, Донбассның медицина хезмәткәрләре югары профессиональлек күрсәткәннәре өчен Башкортстан табибларына бик рәхмәтле.

Исегезгә төшерәбез, 20 мартта Донбасска эш визиты вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров Донецк территориаль медицина берләшмәсендә (ДоКТМО) булды, анда ул Башкортстаннан килгән табиблар белән очрашты, гражданлык позициясе һәм Донбасс коллегаларына бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан һәм ЛНР бүләкләренә, шулай ук, Донбасска гуманитар йөкне озатканда күрсәткән батырлыклары һәм югары профессионализмнары өчен республика хакимияте органнары хезмәткәрләре лаек булды. Шулай итеп, генерал Шәйморатов орденнары белән республика Башлыгы эшләр идарәчесе урынбасары Вадим Гәрәев һәм Башкортстан Башлыгы матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе киңәшчесе Илшат Казаккулов бүләкләнделәр. Тагын бер төркем табиблар дәүләт бүләкләре алды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: