+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 апрель 2022, 15:55

Яшь шәйморатовчылар — сафта

Кырмыскалы районының Кабак авылында хәрби-патриотик клуб ачылды.

Яшь шәйморатовчылар — сафтаЯшь шәйморатовчылар — сафта
Яшь шәйморатовчылар — сафта

Кабак авылында хәрби-патриотик эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Биредә Миңнегали Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы, “Йолдыз” эзләнү һәм яшь армиячеләр отрядлары эшләп килә, урындагы урта мәктәптә кадет сыйныфы бар.

Хәрби-патриотик эшчәнлек турында сөйләгәндә үзенең бар көчен һәм энергиясен яшьләр белән эшләүгә багышлаган Зәки Бикбаевның исемен телгә алмый мөмкин түгел. Патриотик юнәлештәге оешмаларны оештыру идеясе район хакимияте һәм хәрби комиссариат ягыннан да хуплау таба һәм Зәки Әхмәт улы аларның җитәкчесе итеп билгеләнә. Әлеге вакытта барлык хәрби-патриотик эш район җитәкчелеге, “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм мәгариф бүлеге белән берлектә алып барыла. Актив эшчәнлеге өчен Зәки Бикбаев 2015-21 елларда “Эзләнү хәрәкәтендә актив катнашкан өчен”, “Актив хәрби-патриотик эш өчен”, “Тарихи истәлекне саклаган өчен”, “Актив гражданлык позициясе һәм патриотлык өчен”, “Башкортстан Республикасында эзләнү эшчәнлегендә аерылып торган өчен”, Оборона министрлыгының “III дәрәҗә эзләү хәрәкәтендә аерылып торган өчен” медальләре белән бүләкләнде.
“Яшь шәйморатовчы” клубы да нәкъ аның башлангычы белән ачылды. Зәки Әхмәт улы билгеләвенчә, балалар социаль актив шәхес булып үссен өчен аларны патриотик рухта тәрбияләүне кече яшьтән башларга кирәк.
Яшь шәйморатовчы исемен Кабак урта мәктәбенең 32 укучысы зур горурлык белән йөртәчәк. Шушы көннәрдә укучыларны клубка кабул итү тантанасы узды, аның барышында 4-5нче сыйныф укучыларына билгеләр, шевроннар һәм таныклыклар тапшырылды.
Изге теләкләр белән укучыларга аларның өлкән иптәшләре – Миңнегали Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы, эзләнү отряды әгъзалары, кадет сыйныфында укучылар, шулай ук республиканың “Любизар” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Илдар Шәяхмәтов мөрәҗәгать итте һәм уңышлар теләде.
Әлеге клуб әгъзалары сафларда йөрергә, җәядән атарга, туган як тарихын өйрәнәчәк, шулай ук үзебезнең һәм башка районнарның музейларында булып, тарих буенча белемнәрен тирәнәйтәчәк.
Тантаналы чара 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә БАССРның Югары Советы Президиумы һәм республиканың Халык Комиссарлары Советы байрагын тапшыруның 80 еллыгына багышланды. Яшь кабаклылар да Ватан сакчыларыннан үрнәк алып, физик һәм рухи яктан сәламәт булып, илебезнең тарихын ныклы белеп, туган ягын һәм Русияне яратып, аның патриотлары булып үсәр, дип ышанасы килә.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас