-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 апрель 2022, 19:10

Республикада иң яхшыларның берсе

Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча хәрби комиссариат — республикада иң яхшыларның берсе. Хәрби хезмәткә чакыру күрсәткечләре буенча лидер булып тора, егетләре­безнең Кораллы Көчләрдә лаеклы хезмәт итүләрен хәрби частьлардан килгән күпсанлы Рәхмәт хатлары раслый. Оешманың уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлеге аның җитәкчесеннән тора. Агымдагы елда хәрби комиссар Ринат Гыймалов Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Республикада иң яхшыларның берсе
Республикада иң яхшыларның берсе
Ринат Нуретдин улы үзенең хезмәтен батырлыкка тиңләми. Ә бит 2003 елда Көньяк Осетиядә Гыймалов җитәкчелегендә дәүләт элемтә узелларын һәм шәһәр телефон станциясен саклап, мөһим дәүләт объектын басып алудан коткаралар, шул ук елның август аенда Цхинвали шәһәрендәге сәүдә үзәгендә Ринат Нуретдин улы шартлаткыч җайланманы шәхсән зарарсызландырып, террористик актны һәм кешеләр үлемен булдырмый кала.
Ринат Гыймалов Кырмыскалы районы хәрби комиссариатына 1995 елда килә һәм бу оешманың дистә еллар дәвамында уңышлы эшләвендә аның өлеше бәһалап беткесез. 2004 елдан башлап хәрби оешмага җитәкчелек итә. 2006 елда ике районны берләштергәннән соң подполковник Ринат Нуретдин улы Кырмыскалы һәм Архангель районнарының хәрби комиссары вазыйфасын башкара.
Районда хәрби комиссариат 1938 елда Кырмыскалы авылында оештырыла. Беренче комиссары итеп политрук Иван Иванович Погребняк тәгаенләнә. Төп штатны Кызыл Армиянең запастагы офицерлары тулыландыра.
Бөек Ватан сугышы елларында районның хәрби комиссариаты 12053 кешене фронтка җибәрә. Сугыштан соңгы елларда Кырмыскалы, Бозаяз һәм Архангель хәрби комиссариатлары илебезне сугыштан соңгы җимереклекләрдән тергезүдә, демобилизацияләнгән солдатларны тыныч тормышка кайтаруда, сугыш инвалидлары, һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнаша. Хезмәткәрләр хәбәрсез югалганнарның язмышларын ачыклау, һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү, батырлыклары өчен тапшырылган бүләкләрнең ияләрен эзләп табу буенча бик күп эшләнә.
Кырмыскалы районының 100дән артык егете Әфганстанда хезмәт итте, аларның 14е һәлак булды, тугызы үлгәннән соң орден-медальләр белән бүләкләнде. Чернобыль атом-электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан 31 кеше катнашты. 130дан артык Кырмыскалы егете Чечен Республикасындагы операцияләрдә үзләрен лаеклы күрсәтте. Хәрби бурычларын үтәгәндә дүрт якташыбызның гомере өзелде. 25 якташыбыз Батырлык ордены, “Батырлык өчен”, Суворов һәм Жуков медальләре белән бүләкләнде.
Бу оешма хезмәткәрләре алдында торган бурычлар бик күп һәм җитди: армиягә алынучыларны барлыйлар, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерлиләр, хәрби хезмәткә чакыру һәм уку җыеннары үткәрәләр, контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итәләр, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирәләр, Ватанны саклауда үрнәк күрсәтәләр. Төп хезмәтләреннән тыш, төрле бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясаулары аларның эшчәнлегенең матур бер күрсәткече булып тора. Ринат Нуретдин улы билгеләвенчә, уңышлы эшчәнлекнең нигезендә — үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү. Ә Архангель һәм Кырмыскалы районнарында бу юнәлештәге эш көйгә салынган: мәктәпләрендә хәрби-патриотик клублар эшләп килә, әле киләчәктә тагын өч шундый җәмәгать оешмасы ачу планлаштырыла. Кырмыскалы районы укучылары 2015 елдан башлап “Хәтер вахтасы” чикләрендә Ленинград өлкәсендә каты яулар барган урыннарда эзләнү эшләрендә катнаша. Бу вакыт эчендә эзләнү хәрәкәте аша районыбызның 250гә якын укучысы узды. Бу еллар эчендә дистәләгән солдатның сөякләре табылып, тиешле дәрәҗәдә күмелде. Тиздән тагын 30 кыз һәм егет республиканың эзләнү отряды составында Ленинград өлкәсенә юл тотачак. Мондый эшчәнлек – яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең иң яхшы ысулы, ди Ринат Гыймалов.
Бүген хәрби комиссариат үз алдына куелган җитди бурычларны үтәргә әзер, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру буенча бүлек берничә тапкыр үз разряды буенча призлы урыннар яулаган. Мобилизация эшен яхшы оештырган өчен республика районнары арасында беренчелекне бирми. Язгы чакырылыш кампаниясендә Ватаныбыз алдындагы бурычларын үтәү өчен 100дән артык егет Кораллы Көчләр сафларына хезмәткә алыначак. Ләкин хезмәткә алынучыларның берсе дә хәрби конфликтлар барган урыннарга җибәрелмәячәк, дип ышандырды хәрби комиссар.
Коллективта 15 кеше тырыш хезмәт сала, аларның күбесенең хезмәт стажлары дистә еллар белән исәпләнә. Резида Хәбибетдинова, Рөстәм Вәлитов, Наталья Әсәнова, Рима Мөлекова, Дания Ярмөхәммәтовалар “Хезмәт батырлыгы өчен” медаленә лаек. Нина Камалетдинова Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Әлфира Шәйморатова “Һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале алган. Нәкъ шундый хезмәткәрләрнең уртак тырышлыгы белән бүген матур үрләр яулана да инде.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: