+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 апрель 2022, 16:45

Туймазыда Данис Рыбаков белән хушлаштылар

Бүген Туймазы районының Серафимовка авылында контракт хезмәте ефрейторы Данис Рыбаков белән хушлаштылар.

Туймазыда Данис Рыбаков белән хушлаштылар
Туймазыда Данис Рыбаков белән хушлаштылар

Матәм чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

«Хөрмәтле Зәния Әдһәм кызы, Данисның туганнары һәм якыннары! Бүген без барыбыз да монда, Туймазы җирендә, бик авыр хәл уңаеннан җыелдык һәм бик яхшы егетне соңгы юлга озатабыз. Ул игенче булырга теләгән, әмма хәрби һөнәр сайлаган. Без бүген герой-сугышчыны озатабыз һәм Данис йөзендә илебезне яклаган меңләгән Русия егетләре алдында баш иябез. Зәния Әдһәм кызы, сез мәрхүм ирегез белән бик яхшы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Без сезнең турыда кайгыртачакбыз. Район хакимиятеннән герой истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр җиткерүләрен сорыйм. Тыныч йокла, Данис, без сине онытмаячакбыз, авыр туфрагың җиңел булсын!» - диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы Данис Рыбаковның әнисенә генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

Данисның хезмәттәше Игорь Киреев ассызыклаганча, аның белән бергә хезмәт иткән барлык егетләр өчен бу бик зур югалту. "Данис үз бурычына һәм Ватанына тугры калды, батырлык һәм каһарманлык күрсәтте, ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр», - диде хәрби часть вәкиле.

Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич билгеләп үткәнчә, Данис кебек егетләр Ватанны саклауга басты һәм батырлык үрнәге булып хезмәт итә.

«Бүген без Туймазы районының иң яхшы улларының берсе белән саубуллашабыз. Ул Украина территориясендә нацистларга каршы көрәшеп, батырларча һәлак булды. Без Данисның әнисенең, туганнарының, дусларының югалту кайгысын уртаклашабыз. Без һәрвакыт аның гаиләсе белән янәшә булачакбыз һәм аларга ярдәм итәчәкбез", - диде Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.

Данис Александрович Рыбаков 1999 елның 4 мартында Туймазы районының Серафимовка авылында туа, анда урындагы мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Туймазы агросәнәгать училищесына укырга керә, анда 2019 елда авыл хуҗалыгы производствосы мастеры белгечлеге ала.

Училище директоры Наил Газизов сөйләвенчә, уку вакытында Данис үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән, тыңлаучан, җаваплы һәм игелекле кеше булган, тракторчы, автомобиль йөртүче һөнәрен алып чыккан.

2019 елның ноябрендә Ырынбур өлкәсендә урнашкан хәрби частьта Русия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәткә контракт төзи. Данис 2нче гвардия гомумгаскәрләр армиясенең 385нче гвардия артиллерия бригадасы механигы-шоферы була. Данис өйләнергә дә өлгермәгән, әнисеннән тыш аны туганы Максим да югалткан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: