+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 апрель 2022, 05:16

Баласының үлем хәбәре ялган булган

Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясовның бу язмасын укып өнсез калырсың...

Баласының үлем хәбәре ялган булганБаласының үлем хәбәре ялган булган
Баласының үлем хәбәре ялган булган

Ә бит ул солдат әнисенә аның үлеме турында хәбәр итәргә барган...

Махсус операция барышында Украинада һәлак булган дип саналган солдат исән булып чыккан. Бу хакта социаль челтәрдә Юлай Ильясов болай яза:

"Махсус операциядә һәлак булган дип саналган Таймас авылы солдаты исән калган!!! Бүген мин һәм хәрби комиссар Пержинский Максим Александрович белән аның гаиләсендә булдым, кайгылы хәбәр җиткердем, солдат әнисеннән үлгән кешене идентификацияләү өчен ДНК анализына кан алдылар... Бичара ананы "ашыгыч ярдәм" машинасында алып киттеләр... Күз яшьләре елга булып акты... Ә бераздан солдатыбыз үзе шалтыратты һәм исән булуын хәбәр итте!!! Хата килеп чыккан. Башка егетебезне югалтканбыз булып чыкты...» — дип яза ул «ВКонтакте»да.

Юлай Ильясов башка гаиләдә кайгы булуын әйтте һәм махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең барлык ата-аналарының кайгысын уртаклашты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас